Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бертөрле йортларда яшәүчеләр җылылык өчен төрле сумма түли?

news_top_970_100
Ни өчен бертөрле йортларда яшәүчеләр җылылык өчен төрле сумма түли?
Солтан Исхаков, архив

Чаллыда бер төрле йортларда яшәүчеләр җылылык өчен төрле сумма түли. Шәһәр мэриясе шул хакта аңлатма биргән. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Кешеләр коммуналка түләүләрен чагыштырганда, шундый ук йортта, фатиры шундый ук мәйданлы булган кешеләрнең түләүләре ни өчен башкача булуына гаҗәпләнә.

«Барысы да җылылык өчен түләүне исәпләү алгоритмына бәйле. Түләү, беренче чиратта, йортта файдаланылган җылылык энергиясе күләменә бәйле. Гомумйорт хисап приборында билгеләнгән күләмне йорт мәйданына бүләләр, аннары барлыкка килгән санны аерым бер фатир мәйданына тапкырлыйлар. Бу сан фатирда яшәүчеләр санына бәйле түгел. Бертөрле саннар килеп чыкмаячак – һәр йортта, һәр фатирдагы кебек, хисап приборларының күрсәткечләре төрле була. Алар төрле факторларга бәйле. Бу – йортта капиталь ремонт, энергияне сакчыл куллану чаралары һәм башкалар; фатирда исә – кулланылган кайнар су күләме», – дип аңлаткан Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов.

Җылылык өчен сумманы торак йортлар кибет өчен файдаланыла торган бина милекчеләре дә күп катлы йортта яшәүче башкалар кебек үк түли.

«Әгәр йортның беренче катында кибет булса, коммуналь хезмәтләр өчен түләү фатир хуҗаларыннан алынган кебек була – йортта сарыф ителгән җылылык энергиясенең гомуми күләмен йорт мәйданына бүләләр һәм бинаның билгеле бер мәйданына карап, коммуналка өчен түләү исәпләнә, шул исәптән җылылык өчен дә. Кибетләрдә су һәм электричествога аерым счетчиклар була», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100