Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бәрәңге утыртканда көл салырга ярамый?

news_top_970_100
Ни өчен бәрәңге утыртканда көл салырга ярамый?
https://pixabay.com/

Бәрәңге утыртканда чокырларга көл салып бару ысулын шактый кеше кулланадыр, мөгаен. Тик болай эшләү дөрес түгел, дип язалар киңәшләр сайтында.

Беренчедән, көл туфракның әчелеген бетерә. Бәрәңге өчен бу зыянлы, ул селтеле туфракны яратмый.

Бәрәңге өчен җиңелчә генә әче туфрак яхшы була. 

Күпчелек очракта көзен туфракка доломит оны яки известь кертәләр. Сез дә шулай эшләсәгез, көл салмагыз.

Икенчедән, парша (кутыр, кырчын) авыруы куркынычы туа. Мондый авыру селтеле туфракта барлыкка килә, шулай итеп көл парша булуга ярдәм итә.

Былтыр бәрәңгедә парша авыруы булса, быел көл салырга һич ярамый.

Өченчедән, көл азотлы ашламалар белән килешми. Көл азот белән реакциягә керә һәм ике ашлама да файдасыз булып кала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100