Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен бакчада чүп-чарны яндырырга ярамый?

news_top_970_100
Ни өчен бакчада чүп-чарны яндырырга ярамый?
Салават Камалетдинов

Бакчачылар еш кына уңышны арттыру өчен көл кирәк дигән булып, бакчада иске яфракларны, чүп-чарларны яндыралар. Учакта югары температура тәэсирендә корткычлар, гөмбәчекләр һәм башка инфекцияләр дә бетә.  Тик моның зыяны бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Беренчедән, патоген микроорганизмнар белән бергә файдалы бөҗәкләр дә үлә, туфракның уңдырышлы катламы начарлана. 

Икенчедән, чүп үләннәре һәм файдалы үсемлекләрнең калдыкларыннан (кайсыбер пасленчалардан кала) компост ясау хәерле.

Өченчедән, учак янган урында бакча җиләге һәм кыяр начар үсә.

Көлнең файдасына килгәндә, ул бик күп кирәк тә түгел, моның өчен бөтен түтәлгә ут ягып яту файдасыз, диелә бу хәбәрдә.

Иң мөһиме - Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим чорында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Янгынга каршы дәүләт күзәтчелеге һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырачак.

Коры үлән яки чүп яндырганда тотылган кешеләргә штраф яный. Аның суммасы янгынга каршы махсус режим вакытында ике тапкыр арта. 

Гражданнар өчен штрафның күләме 2 мең урынына 4 мең, вазифаи затларга исә 15 мең урынына 30 мең сум тәшкил итәчәк. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган юридик затлар 400 мең сумга штрафка тартылачак, дип хәбәр итте «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100