Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен ашаганда телевизор карарга, телефонны актарып утырырга ярамый?

news_top_970_100
Ни өчен ашаганда телевизор карарга, телефонны актарып утырырга ярамый?
https://pixabay.com/

Табиб-невролог Евгений Ковалевский сүзләренчә, ашаганда телевизор карау, телефонда яңалыклар тасмасын караштыру сәламәтлек өчен зыянлы. Бу турыда Медикфорум яза.

Баш миенең кабыгында азык үзәге бар – ашаган чакта ризыкны күрү генә түгел, ис тою, тәм тоюны да «тоташтыру» кирәк.  Шул очракта гына гипоталамуста ачлык үзәге активлаша, диелә бу хәбәрдә.

Невролог сүзләренчә, баш мие бер мәсьәләне максималь нәтиҗәле итеп эшли ала, әгәр ашаганда телевизор карасаң, ашкайнату процессыннан тапшыру караганда барлыкка килгән хисләргә күчәргә кирәк була. Моннан тыш, тапшырулар кешене борчый, кыска вакытлы стресс та китереп чыгарырга мөмкин, ә стресс белән ризыкны эшкәртү процессы үзара берничек тә «килешә» алмый.

Невролог тыныч кына, аңлап ашарга киңәш итә, ашауны башка эшләр өчен фон итеп кенә калдырмагыз, дип аңлата.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100