news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен ашаганда сөйләшү начар дип санала?

news_top
Ни өчен ашаганда сөйләшү начар дип санала?
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Гастроэнтеролог Карлос Борхес Чавес белдергәнчә, тиз-тиз ашау һәм ашаганда сөйләшү сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Бу гадәтләрнең куркыныч булуын ул «Sapo» басмасы белән әңгәмә вакытында әйткән, дип яза Lenta.ru.

«Без тиз-тиз ашаганда яки ашаганда сөйләшкәндә, ризык белән бергә бик күп һава да йотабыз. Ул кайдадыр чыгарга тиеш: йә кире өскә, йә метеоризм рәвешендә», – дип кисәтте Чавес.

Аның белән диетолог Хосе Камолас та килешә. Ул бу гадәтләрнең ашкайнату процессын тагын кыенлаштыруын белдергән. Кеше тиз ашаса, ризыкны начар чәйни. Нәтиҗәдә, ашказанына зур кисәкләр эләгә, шуңа күрә бу органга теш функциясен дә үтәргә туры килә, дип аңлатты ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар