Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әни мине эт кебек итеп читлектә асрады": Өйдән чыгып качкан кызны өч ел эзләгәннәр

"Әни мине эт кебек итеп читлектә асрады": Өйдән чыгып качкан кызны өч ел эзләгәннәр

news_top_970_100
"Әни мине эт кебек итеп читлектә асрады": Өйдән чыгып качкан кызны өч ел эзләгәннәр
2016 елда Мәскәүдә Ярослава исемле 14 яшьлек кыз бала югала. Аның әнисе полициягә мөрәҗәгать итә, кызын табуны сорый, социаль челтәрләрдә төркемнәр ясап, кызын эзли. Ләкин бала табылмый. Кыз баланы бары тик өч елдан соң гына табалар. Ул үз анасыннан качып, Түбән Новгород шәһәрендә яшәгән. Әлеге вакыйга турында "Комсомольская правда" сайты язды.

"Ул мине җәзалап торды. Эт кебек итеп, читлектә асрады. Әби дә моны белә иде. Мин барысыннан да туйгач, качарга уйладым. Әби башка эшләр эшләгән чакта мин йозакны ачтым. Мин аларны башка күрәсем килми иде", - дип сөйли инде үсеп буйга җиткән кыз. Аңа күптән түгел генә 18 яшь тулган.

Балигъ булганнан соң да Ярослава туганнары белән элемтәгә чыкмаган. Ул әле дә куркып яши. Бала чагының төп хатирәсе - читлек. Хокук саклаучылар бу читлекне үзләре барып күргән. Металл конструкция тимерчыбыклардан ясалган, ул бер бүлмәле фатирда тора.

"Башта читлекне, аннары кызны таптык. Бу читлек турында бер ел элек белеп алдык. Анасының үз-үзен тотышы шикләнү уятты, шуннан соң фатирны барып карадык. Читлек эчендә карават тора. Кызның анасы бу читлекне әйберләр саклау өчен ясадык дип сөйли", - дип аңлаткан "КП" сайтының тикшерүгә якын чыганагы.

Әлеге вакыйганың дөреслеккә охшаган версиясен Ярославаның әбисе сөйләгән. Аның сүзләренчә, кызның көндәлегендә коточкыч язмалар барлыгын белгәч, баланы читлеккә ябып тота башлаганнар.

"Кыз чыннан да көндәлек язып барган, ул тикшерү материалларында. Кыз әбисе белән әнисеннән котылырга теләвен язган урыннар да бар. Ләкин моны кем язганын төгәл әйтеп булмый. Мәсәлән, әбисе яки әнисе язмаганмы, әлегә билгесез. Якын арада экспертиза билгеләнәчәк", - дип аңлаткан сайтның чыганагы.

Хокук саклаучылар киңәше буенча, Ярослава полициягә гариза язган. Җәзалау буенча җинаять эше ачылган. Әлегә кызның анасына гаепләү белдерелмәгән.

Ярослава Түбән Новгородта яшәгәндә шәхси рәвештә инглиз теле укыткан, шулай итеп акча эшләгән. Инглиз телен ул бала чагыннан ук камил белгән. Нәни вакытта кыз туганнары белән Австралиядә яшәгән. Өч ел эчендә кызны Австралиядән дә эзләгәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100