Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, мин куркам». Яшь әни өч яшьлек кызын балконнан чыгарып ыргыткан

Хатын баланы бишенче каттагы тәрәзәдән чыгарган һәм майкасыннан гына тотып торган, аннары төшереп җибәргән.

news_top_970_100
«Әни, мин куркам». Яшь әни өч яшьлек кызын балконнан чыгарып ыргыткан
https://pixabay.com

Самара шәһәрендә 24 яшьлек хатын 3 яшьлек кызын тәрәзәдән тотып ыргыткан. Бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

8 июньдә Самараның Октябрь районында әни кеше бишенче кат балконыннан баласын урамга ыргыта. Социаль челтәрләрдә чыккан кадрларда баланың елавы, «биеклектән куркам» дип әйтүе ишетелә. Хатын баланы тәрәзәдән чыгара һәм майкасыннан тотып тора. Ләкин кием чыдамый, ертылып китә һәм бала асфальтка килеп төшә. 

Күрше хатыны сүзләренчә, гаилә начар кебек тә булмаган. «Алар кызы белән икесе генә яши иде бугай. Гадәти кеше иде кебек. Без лифтта очрашкаладык. Безнең каршыда баласына кычкырмады», — ди ул.

Фаҗига булган көнне күрше хатыны кычкырган тавышлар ишеткән. 

Җинаять вакытында хатын исерек булган дип фаразлана. Җинаять эше ачылган, хатынны тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100