news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Әни, мин кайтып киләм": Татарстанда 15 яшьлек бала югалган

Әнисенә шалтыратып, кайтып килүен әйткән бала өйгә катып кермәгән.

news_top
"Әни, мин кайтып киләм": Татарстанда 15 яшьлек бала югалган
Чаллыда 15 яшьлек Попов Андрей Игоревичны эзлиләр. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итә.

Малайның әнисе Елена Попова биргән фотосы "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Бала 6 сентябрьдә мәктәптән өйгә кайтып җитмәгән. Соңгы тапкыр ул көндезге өч тирәсендә әнисенә шалтыраткан. Бала өйгә кайтып баруын әйткән. Ләкин ул кайтмаган.

Андрейның әнисе Елена Попова полициягә гариза язан.

7 сентябрьдә иртән малайны 60 нчы мәктәп тирәсендә күргәннәр дигән мәгълүмат бар. Моның ялгыш булуы ихтимал. Баланы эзләү дәвам итә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Малай шакмаклы зәңгәр костюм кигән. Мәгълүматы булган һәркемне  89179233442 номерына шалтыратырга сорыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар