Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни кыйный, әти колактан тартып йөри»: Тәрәзәдән төшкән баланы бер ир-ат коткарган

Җиде яшьлек малай тәрәзәдән чыккан һәм су торбасына ябышып, аска төшәргә маташкан.

news_top_970_100
«Әни кыйный, әти колактан тартып йөри»: Тәрәзәдән төшкән баланы бер ир-ат коткарган
https://vk.com/ozersksecret

Чиләбе өлкәсендәге Озерск шәһәрендә бер ир-ат беренче сыйныфта укучы малайны үлемнән коткарган. Бала биш катлы йортның икенче һәм өченче катлары арасында биеклектә эленеп калган. Узып баручы ир-ат баланы күреп алган һәм егылып төшкәч, аста ярдәм иткән. Баланың аягы кайшылган, ул җитди имгәнмәгән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Баланы коткарган мизгелне каршы яктагы йортта яшәүче кеше видеога төшереп торган. Ул видеоны социаль челтәрләрдә тараткан. Әлеге кадрлар ВКонтакте челтәрендәге «Подслушано в Озерске» төркемендә чыкты.

Биредәге хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләүче хатын әлеге видеога комментарий язып калдырган.

«Малайның хәле яхшы, сынган урыннары юк. Күңел халәте генә начар. Мин аңа чәй, пирожкилар бирдем. «Әти-әни өйдә бикләп калдырды, ә безнең урамга чыгасы килде», — дип сөйләде ул. Олы абыйсы шул юл белән урамга чыгып кергән инде. Кече бала да шулай эшләмәкче булган», — дип яза шәфкать туташы.

Малай әнисенең каеш белән кыйнаганын, үги атасы колактан тартып йөргәнен дә әйткән. Ул яшисе килмәвен, «егылып төшеп үлгән булса, яхшырак булыр иде», дип сөйләгән.

Биредә эшләүче журналистлар малайга ярдәм иткән ир-атны эзләп тапкан.

«Мин эшкә бара идем. Монда шундый хәл! Йөгереп бардым, аста көтеп тордым. Малай икенче катка кадәр төште, аннары аягындагы ботинкасы төшеп китә башлады, бала таеп китте һәм егылды. Мин аны тотып кала алмадым, ләкин бәрелүдән саклап кала алдым. Узып баручы кешеләр туктап, безне хастаханәгә илтеп куйды», — дип сөйли коткаручы.

Балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекциясе баланың начар гаиләдән булуын раслаган. Аның анасын, балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән өчен, административ җаваплылыкка тарткан булганнар инде. Бу очракта аны балаларын куркынычта калдыру һәм кыйнаган өчен җәзага тартулары ихтимал. Бала гел кыйнап торуда гаепләгән үги атаны да тикшерәчәкләр.

Сабыйлар хәзер приютта тора, алар белән белгеч-психолог эшли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100