Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни күрсәк тә – икәү бергә... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Әминә әти-әнисенең аерылышуын авыр кичерде. Бу аерылышу холыклар туры килмәгәннән булмады, ә әтисе яңа хатын-кыз тапты. Бу хатынның да Әминә яшендәге кызы бар иде. Әтисе, аның белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру өчен, кызны бүләкләргә күмде, ә Әминә мондый бүләкләрне төшендә дә күрмәде. Соңрак әтисе кызларның аралашуын теләде, әмма, нишләптер, алар арасында дуслык булмады.

Әле әти-әнисе бергә яшәгәндә үк, алар бик еш талаша иде. Мондый вакытларда Әминә, урамга чыгып китеп, сәгатьләр буе атынгычта утыра яки урамда йөри. Аның үзенең генә каласы килә, әтисенең кычкырганын, әнисенең ачулы йөзен күрәсе килми иде. Күрәсең, ул вакытларда әти-әнисе кызларының өйдә булмавын сизмәгәндер дә, аларда Әминә кайгысы булмагандыр.

Берсендә, Әминә атынгычта утырганда, аның янына бер егет килде. Аның Әминәдән зуррак икәне күренеп тора иде.

«Сәлам, мин сине монда еш күрәм. Нигә өеңә кермисең? Әти-әниең белән ачуланыштыңмы әллә?» – дип сүз башлады.

«Шулайрак...» – дип, теләмичә генә җавап бирде кыз.

Танышып киттеләр, егет Айзат исемле икән. Айзат якындагы эскәмиягә утырды, егет белән кыз сөйләшеп киттеләр. Айзат күрше районда яши, ә монда дусты янына килеп йөри икән. Ул кызга урам әйләнеп килергә тәкъдим итте.

Шуннан дуслашып китте егет белән кыз.

Әминәгә 14 яшь, ә Айзат аннан бераз олырак иде. Әминә аңа үзенең яшен шундук әйтмәде, Айзат бала-чага белән аралашырга теләмәс, дип уйлады. Әмма ул ялгышты. Айзат Әминәне бик ошатты, кызга бик тиз гашыйк булды ул.

Айзат Әминәнең әнисе Гүзәлиягә дә ошады.

«Балалар, әллә нинди ахмаклыклар гына эшли күрмәгез, яме. Әминәгә әле институтны укып бетерәсе бар», – дип, үгет-нәсыйхәт кенә бирде.

Айзат Әминәгә һәм әнисенә вак-төяк көнкүреш эшләрендә дә гел ярдәм итеп торды. Берәр авыр әйбер алып кайтасы булганда булышты. Шәһәрдә үскән бала булса да, кранны да төзәтә, кадак та кага белә торган уңган егет иде.

Айзат 9 класстан соң абыйсы янына автомостерскойга эшкә урнашты. Яшь булса да, егетнең кулы эш белә. Әминәнең бармагында Айзат бүләк иткән беренче алтын йөзек барлыкка килде, пейджер, ә соңыннан кәрәзле телефон, матур джинс чалбарлар... Ә ул заманда бу әйберләрне табу шактый авыр иде. Дус кызлары да Айзатның Әминәне яратып-кайгыртып торуына, иртән мәктәпкә озатуына, кичен каршы алуына кызыкты, көнләште. Ә Әминәгә нәрсә, аның янәшәсендә – классташлары кебек маңкасы да кибеп бетмәгән малай-шалай түгел, ә чын ир-ат!. Айзат хәтта Әминәнең чыгарылыш кичәсенә дә килде, егет белән кыз кич буе бергә биеде, ә соңыннан, икәүләп, таң каршыларга киттеләр.

11 класстан соң Әминә институтка укырга керде. Менә шунда кыз өчен бөтенләй яңа – башка тормыш башланды, яңа танышлар, дуслар, яңа кызыксынулар барлыкка килде. Шундук түгел, әмма, әкренләп, Әминә Айзаттан ерагая, читләшә башлады. Айзат кичләрен кызны укудан каршы ала, ә Әминә аннан оялган, читенсенгән кебек тоела. Хәзер Айзат аңа элеккеге кебек «текә» егет булып күренми иде инде. Әминә аңа еш кына «үсешкә дә, башка нәрсәгә дә омтылмыйсың» дип әйтә башлады. Кыскасы, аңа Айзат белән күңелсез иде.

Ә Айзат бу кызга башын югалтып гашыйк, аны үз янында калдыру өчен кияүгә чыгарга тәкъдим ясаудан башканы уйлап таба алмады. Шулай итеп, аны үзенеке итәргә өметләнде. Йөзек сатып алды, Әминәне кафега чакырды. Барысы да романтик фильмдагы кебек булды. Талгын көй уйный башлагач, Айзат сөйгәне алдына тезләнде.

«Әминә, берәр кайчан бай булырмынмы, зур өем булырмы – анысын белмим. Әмма бер нәрсәне төгәл беләм – мин гомер буе сине яратачакмын. Миңа кияүгә чык, син бәхетле булсын өчен мин барын да эшләячәкмен», – диде.

Әминә Айзатка карап югалып калды. Аңа мондый тәкъдим ошады, әмма кыз соңгы араларда «аерылышырга кирәк» дип еш уйлый, «һәркемгә үз юлы буйлап китәргә вакыт җитте» дип саный иде. Ул йөзекне алды, уйлар өчен вакыт сорады.

Өенә кайткач, барысын да әнисенә сөйләде. Гүзәлия апа да Айзатның Әминәне чынлап яратканын белә, аңлый, кызына яхшылап уйларга киңәш итте.

Яхшылап уйлады Әминә, шулай да Айзатка кияүгә чыгудан баш тартты. Айзат йөзекне кире алып тормады, борылды да китеп барды. Бик гарьләнде ул, җаны өзгәләнде. Бер атнадан соң Әминәнең өенә килде, тәрәзә янында көтеп басып торды. Әминәнең бер машинага утырып кайтканын күрде, 5 минут чамасы узгач, кыз машинадан чыкты, кем беләндер саубуллашты.

«Әминә, кем белән кайттың син?» – дип сорады Айзат.

«Сиңа кагылмый», – диде Әминә.

«Ничек инде кагылмый?» – диде Айзат аптырап.

«Айзат, кит. Безгә башка очрашмаска кирәк», – диде кыз.

«Синең башка егетең бармы? Нәрсәгә сораган булам инде, үзем күрдем бит барысын да...» – диде Айзат.

Егет белән кыз ачуланыштылар.

Ә Әминә өченче курста укыганда бәла килде. Ул вакытта Әминә үзеннән олырак Артур исемле бер ир-ат белән «гражданский бракта» яши иде. Алар машинада барганда коточкыч авариягә эләкте, икесенә дә бик нык зыян килде, Әминәнең умыртка баганасы зарарланган иде. Әминә аңсыз ятканда, табиблар ниндидер фараз ясарга ашыкмады, шулай да кыз башка йөри алмаска мөмкин иде... Бер айдан соң Артур хәлләнде, аны хастаханәдән чыгардылар. Ә Әминәне хастаханәдә әнисе карады.

Хастаханәдән чыккач, Артур баштарак килеп йөрде, чәчәкләр, җиләк-җимешләр алып килде, Әминәнең ятагы янында утырды. Әмма аның килүләре сирәгәйгәннән-сирәгәйде, ә соңыннан бөтенләй туктады. Ул моны эш күплектән дип аңлатты. Ә соңыннан телефонын да алмый башлады.

Бәхеткә, табибларның «Әминә башка йөри алмаячак» дигән куркыныч фаразлары расланмады. Ләкин авариядә Әминәнең аяк сөяге чәрдәкләнеп сынган иде. Табиблар кызның аяк сөяген ялгау өчен тимер куйды. Әминәгә урыннан торып йөри башларга берничә ай кирәк булды. Ул институттан академик ял алды.

Әминә күзләрен ачуга, каршысында утырган Айзатны күрде.

«Нишлисең монда?..» – диде кыз.

«Синең янга килдем...» – диде Айзат, ничектер кыенсынып.

Айзат уртак танышларыннан Әминәнең бәлагә таруын ишетте. Инде берничә сәгатьтән ул кызның ятагы каршында утыра иде. Әминә ямьсез күренүенә, бизәнмәвенә аклана башлады. Ә Айзатка барыбер иде. Ул кызның кулларын үзенең учына кысты.

«Беләсеңме ничек сагындым мин сине. Кума мине, Әминә...» – диде пышылдап.

Әминә исә Артур белән аралары өзелүне авыр кичерде, ә монда Айзат үзенең хисләре белән ачу китереп йөри. Әминә әнисеннән Артурның фатирына барып килүен, хәлләрен белүен сорады. Шулай да Гүзәлия апа кызына Артурны «хыянәтче, авыр вакытта ташлап качкан таш бәгырь» дип әйтергә тырышып карады. Тик Әминә бу хакта ишетергә дә теләмәде.

Гүзәлия апа Әминә белән Артурның соңгы вакытта яшәгән фатирына килде. Ишекне Артур ачты, ә коридорда Әминәнең җыелган чемоданы һәм башка әйберләре тора иде.

«Артур, нишләп Әминә янына килмисез, хәлен дә белмисез. Ул бит сезнең гаеп белән хастаханәгә эләкте. Сез трубканы алмагач, берәр нәрсә булды микән әллә дип, борчылып ята», – диде әнисе.

«Гафу итегез инде, әмма мин инвалид белән яшәргә әзер түгел. Әйе, сез ялгыш ишетмәдегез. Мин Әминәнең табибы белән сөйләштем, ул миңа «аның аякка басуына шанслар аз» диде. Ә миңа сау-сәламәт балалар таба алырдай, урамга чыгып бергә йөрергә оят булмастай сәламәт хатын-кыз кирәк. Мин Әминәнең әйберләрен җыйдым, таксига кадәр алып чыгышам. Һәм тагын, менә, бу – даруларга, алыгыз. Бу хәлгә мин гаепле, әмма тормыш дәвам итә. Булдыра алсагыз кичерегез мине...» – диде Артур.

Һәм Гүзәлия апага акча салынган конверт сузды. Гүзәлия апа горур булып кыланмады, конвертны алды. Ни дисәң дә, акча бик кирәк хәзер, Әминәнең тернәкләнү курсы да кайчанга кадәр сузыласы билгеле түгел.

Әминә әнисе сөйләгәннәрне «таш йөз» белән тыңлады, соңыннан үзе генә калырга теләп, әнисенең чыгып китүен сорады. Әминә чынлап та үзенең элеккечә була алмаячагына яхшы аңлый. Урыннан торса да, аягына басканда бик авырта һәм Әминә бик нык аксый иде. Табиблар аның аягын кисәкләп җыйды, ә бу коточкыч тирән шрамнар... Ул инде башка бер кайчан да матур кыска итәк-күлмәкләр кия алмас...

Ә Айзат һәр көн килеп йөрде. Беренче вакытларда Әминә аны куды, кызганудан, жәлләүдән генә үзе янында утыруын теләмәде.

«Айзат, кит! Мин мәңге аксак булып калачакмын. Мин нәрсәгә кирәк сиңа?» – диде Әминә.

«Син миңа бик кирәк. Синең белән аерылышкач, көнем – көн, ашым аш булмады, сулый алмадым, яши алмадым... Син бәхетле, дигән уй гына мине тынычландыра иде. Ә хәзер мин сиңа кирәк, син миңа кирәк. Ни күрсәк тә – икәү бергә хәзер! Беркая да китмим», – диде Айзат.

Тернәкләнү курсы ярты елга диярлек сузылды. Алар бергәләп яңадан утырырга, йөрергә, елмаерга, бер-берсенә ышанырга өйрәнделәр. Шулай да Әминә нык кына чатанлый иде, ул таяксыз аягына баса, атлый алмый. Ә Айзат боларның берсен дә күрми, ул бары тик Әминәне өзелеп ярата гына. Ул Әминәгә «гүзәлем, матурым» дип дәшә. Юк, аңа ялагайланырга теләп түгел, егет аны чынлап та иң чибәре, иң газизе, кадерлесе итеп күрә.

Гүзәлия апа да кызы янында Айзат кебек дөнья бәясе егет булуына шатланып туя алмый. Айзат үткәндәге ялгышлыкларын исенә төшереп, Әминәнең җанына тимәде, аны кичерде. Бу хәлләрдән соң Әминәнең барысын да җентекләп уйларга вакыты күп булды. Айзат югары белем алмаса да, һаман да шул автомастерскойда эшләвен дәвам итсә дә, ул Айзатта элек күрмәгән кадерле җан күрде. Хәер, югары белеме булмаса да, Айзат тик ята торган егет түгел, кулыннан бар эш тә килә. Барыбер бер җаен табар.

Хәзер Айзат белән Әминәнең 14 яшьлек кызлары үсеп килә. Әминә аңа да нәкъ әтисе кебек ир туры килүен тели. Кызының да тиң яры белән гомер буе бергә иңгә-иң, сайлаган ярыңның сатмаячагын, хыянәт итмәячәген, ташламаячагын белеп яшәвен тели.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100