Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Әни килде...

Миләүшәнең алтмыштан узган әнисенең беренче тапкыр шәһәргә кызларына кунача килүе иде. Ул әнисен җитәкләп урамнан бара, үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь, күңеле тулды. Әнисе белән иркенләп, ашыкмыйча йөриләр бит.

news_top_970_100
Әни килде...
https://pixabay.com/ru/

Миләүшә иртән торуга әнисенә шалтыратып ала. Көн саен диярлек шул сүз.

Әни, хәлләрең ничек? Даруларның файдасы тигән кебекме? Еш ютәллисеңме?

Аллага шөкер инде. Ютәлем дә сирәк. Шул урамнан кергәч, аннары йоклаганда гына ютәлләтә.

Әни, район поликлиникасына барып булса да тыңлатып кайт әле. Антибиотиклар эчкәч бу ютәл бетәргә тиеш бит инде.

Юк, бармыйм, анда хастаханә тулы кеше. Коронавирус ияртеп кайтыргамы? Мин бер тырнак сарымсак та йотам инде, миләш тә ашыйм, баланны да иттарткычтан чыгарып бал белән болгатып куйдым, сырганак чәе дә эчәм. Әтиең белән суган да ашыйбыз, табан астына да кисеп куеп, җылы носки киеп ятабыз. Яхшы хәлем, температурам юк минем.

Әни, ошамый миңа синең ютәлең, телефон аша ишетеп тә ошамый инде.

Миләүшә әнисе белән сөйләшкән аудиоязманы табиб булып эшләүче дус кызына җибәрде.

Алия, сәлам! Тыңлап карачы, бу ютәл белән тыныч яшәргә буламы?

Коры ютәл бу, бер дә бетәргә охшамаган. Рентген ясатыгыз, ә иң яхшысы — компьютер томографиясе. Хәзерге вакытта узар дип өйдә ятарга ярамый.

Сәгать кичке сигез булуга карамастан, Миләүшә өй тирәсендә генә урнашкан түләүле клиникадагы компьютер тамографиясенә язылды. Интернеттан эзләгәндә 2800 сумга да ясый торган урыннарның адресы чыккан иде. Әмма әнисе шәһәр буйлап машинада йөрергә яратмагач, өйләре тирәсендә клиникага язылды. «КТ — 3600 сум, әгәр дә ярты сәгатьтә нәтиҗәсен язып бирүләрен сорасаң, 800 сум өстәп түлисе. Ә ашыкмасагыз, 2 сәгатьтә әзер була, электрон почтага җибәрәләр, килеп тә алырга мөмкин», — диделәр телефонның икенче ягында.

Шунда берочтан өйләре янындагы икенче клиникада түләүле терапевтка да язылырга уйлап, Миләүшә телефон номерын җыйды. «Сез уникенче булып җавап бирүләрен көтәсез», — ди автомат телефонның теге ягында. Сез тугызынчы… сез җиденче… Миләүшә көтте… Үзе җавап бирүләрен көтә, үзе ватсаптан язышып, шул клиникада танышларның танышы юкмы икәнлеген белешә. Ниһаять, табибка яздылар.

«Иртәгә иртәнге сәгать 7дә әзер бул, кайтып алабыз», — диде ул әнисенә шалтыратып.

Юк инде, кызым, мин үземне яхшы хис итәм. Анда кеше күптер, ковид ияртермен дип куркам, — диде бер ел элек ковидның нинди мәкерле чир икәнен үзе кичергән ана.

Түләүле клиникада кеше алай күп булмый. Тикшеренүнең зыяны булмас…

Миләүшәнең алтмыштан узган әнисенең беренче тапкыр шәһәргә кызларына кунача килүе иде. Әтисе белән әнисе балалары аш уздырганда яки оныкларының туган көненә килә. Күп булса өч сәгать утырып, хайваннарны карыйсы яки әтиегезгә эшкә дип кайтып та китәләр. Миләүшә гомер буе әниләрен кунак итүчеләргә, бергәләп ашыкмыйча Казан урамнарында йөрүчеләргә кызыгып яшәде. Кызы ике дистә елдан артык шәһәрдә яши, әмма әти-әнисенең бер төн дә шәһәрдә калганнары юк. Хәер, үзләре еш кайтып йөри. Авылда булу белән үз өендә әти-әниеңне кунак итү - икесе ике инде ул.

Миләүшә белән әнисе җәяүләп кенә КТ үтәргә бардылар. Өй тирәсендә дип, ярый әле иртәрәк чыкканнар.

Абау, кызым, йөгерәсең бит, артыңнан җитә алмыйм. Мин алай тиз атлый алмыйм хәзер…

Аннары иркенләп чәчтарашханәгә юнәлделәр.

Кеше күп булса, кермибез.

Көндез кеше эштә була инде, чәч кисүчеләр телефонда уйнап, аптырап утыралар. Аларга да эш булыр, син дә матурланырсың.

Чыннан да, чәчтарашханәдә бер кеше дә юк иде, оста нәкъ Миләүшә уйлаганча телефоннан сериал карап утыра. Аннан чыккач, ана белән кыз киемнәр кибетенә керде.

Әни, үзең киеп, теләгән төстәгесен ал әле. Күлмәген дә ал, чалбарлысын өйдә киярсең, яулыгын да киеп кара әле. Алайса гел без «күз белән үлчәп», без сайлаган төстәгене киеп йөрисең.

Миләүшә әнисен җитәкләп урамнан бара, үзенең күзләрендә мөлдерәмә яшь, күңеле тулды. Әнисе белән иркенләп, ашыкмыйча йөриләр бит. Бүген әнисе киләсе булгач, Миләүшә иртәнге сәгать биштә уянган иде, йокы кермәде шуннан. Торып кичә кайнаткан койкасын ясап бетерде, ашын да өлгертте. Хастаханә юлында озак йөрергә туры килсә дип, тавыгын да пешереп алды.

«Әле берничә көн торырмын да, әтиең бер ай торып кайт дигән булды», — диде ана кеше көлеп.

«Әни, ун көн генә шәһәрдә торып кара әле, авыл күчмәс микән. Сыерың да „ялда“ бит әле», — диде Миләүшә.

«Әтиең ияләшкән инде мин өйдә булганга, капканы да бикләп йөри белми. Йомыркаларны да җыймас. Ишегалдындагы песиләрне өйгә кертмәсә ярый инде. Нәни бозауга җылы су бирерме икән инде», — дип әнисе «авылга кайтып та килде».

Кич Миләүшә әнисен алып, балалар бакчасына барды. Оныклар әбиләрен күреп, аптырап калды. Әле кибеткә кереп, барысына да тәмлүшкәләр җыйды әбиләре. Аннары уллары гаиләсенә кунакка керделәр. Соңга кадәр чәйләп, сөйләшеп утырдылар. Болай утырганы бармы инде аларның?! Авылга кайтып та керәләр, эшкә тотыналар. Әти-әниләре белән сөйләшергә дә өлгермичә шәһәрләренә китеп тә баралар. Эш, эш… Аның беткәне юк… Бетмәсен дә инде ул…

Миләүшә балаларны бакчага илтеп кайтты да, әнисен янә хастаханәгә алып чыгып китте. Табиб дус кызының танышы иде, шуңа Миләүшә кайда да таныш кирәк бит дип уйлап куйды.

Миңа сезне Әлфия Гыйльфанова тәкъдим иткән иде…

Ә, беләм аны. Сез миңа үзегез дә таныш кебек әле. Нинди адрес буенча торасыз? Ә мин бит сезнең участок табибы идем.

Танышлык үзенекен итә инде. Сәгать ярым утырып чыктылар табиб янында. Табиб барлык чирләрне өйрәнеп, укып чыкты. Әмма табибның фаразлары гына куандырмады…

Ашыгыч рәвештә хастаханәгә ятарга кирәк.

Өйдә генә дәваланып булмасмы икән? Ковид йоктырудан куркабыз.

Сезнең очракта хастаханәгә йөгерергә кирәк. Анда гел кулларыгызны юып йөрерсез. Әниегез пневмония белән еш авырый икән. Бу аяктагы тромбка бәйле булырга мөмкин. Вак оешкан кан тамырлары үпкәгә кадала һәм ул анда җыелып пневмония китереп чыгара, ә кайвакыт җиңелчә ютәл белән узып китәргә мөмкин. Авыр әйбер күтәрсәгез, зуррагы ычкынып, аянычлы да тәмамланырга мөмкин.

Миләүшәнең күңеле йомшак инде, күзе яшьләнде, тик әнисенә күрсәтергә тырышмады. Әнисе табиб сөйләгәнне аңлап та, ишетеп тә бетермәде. Шулай хәерле дә, алайса өлкән яшьтәге кеше хәзер коткыга бирелә.

Табиб юлламасы буенча барган хастаханәнең кабул итү бүлегендәге табиб диагнозны укып, курыкты. Җаваплылыктан курыкты… Ник безгә җибәрделәр икән, бездә андый белгеч тә юк. Кайбер тикшерүләр үткәреп, укол кададылар да чираттагы хастаханәгә юллады.

«Ашыгыч ярдәм машинасы белән барасызмы, әмма бик озак көтәргә туры киләчәк», — дип кисәтте табиб.

Миләүшә үз машинасы белән барырга булды. Ул чираттагы хастаханәнең кабул итү бүлегенә кереп, юлламаны күрсәтте.

Ярар, куегыз кәгазьләрегезне. Ашыгыч ярдәм белән килгәннәрне беренче чиратта кабул итәбез. Калганнар көтә.

— Озак көтәсе була дигәч, без ашыгыч ярдәм машинасыннан баш тарттык шул.

Димәк, хәлегез мөшкел түгел, әгәр каты авырсагыз, баш тартмас идегез. Үлем дәрәҗәсендә түгелсез… Көтегез…

Табиб белән кереш сөйләшү шундый булды…

20 минуттан кабул иттеләр.

Ник андый диагноз куйдылар? Ковид, пневмония белән авырган өченме? Менә сиңа фантазерлар. Барыгыз, ятыгыз, сезне карыйлар хәзер. Аннары УЗИ ясатасыз. Әгәр диагноз расланмый икән, саубуллашабыз.

Ходай рәхмәте, бу көне буена сузылган йөреш тәмамланды бугай, диагноз расланмады. Аяктагы тамырлар тыгылмаган, барысы да яхшы. Хәзер инде табибның тикшерү нәтиҗәсен язып биргәнен көтәргә кирәк. Табиб аның тиз булмаячагын әйтеп «куандырды».

Миләүшә чир оясында утырмасын дип әнисен машинага чыгарып утыртты да кире керде. Ярты сәгать узды, чакыручы юк. Миләүшә аптырап шәфкать туташы янына килде. Шулай озак көтәргәмени шул кәгазь кисәген, дип кызыксынды ул. Кәгазьләрне табиб язуы билгеле булды, димәк, аның өстәле ягына күз салып торырга кирәк. Табиб күптән каядыр чыгып китте, язган кеше дә юк. Бары кап-кара чәчле һинд егетләренә охшаган биш студент нәрсәдер язалар, пациентларны кабул итәләр, телефонда уйныйлар. Табибны күреп алуга, аңа сүз катты Миләүшә.

Утырып көтегез, бу кибет түгел, тиз булмый…

Әлеге бүлекнен нерваланган табибы, нерваланган шәфкать туташлары һәм нерваланган пациентлары… Сүз көрәштерәләр. Консультациягә генә килгән әбине ашыгыч рәвештә операциягә юллыйлар. Ә әби иртәгә киләсен, бүген әзер түгеллеген әйтә. Язмача рәвештә баш тарттым дип гариза язарга кушалар. Ә әби һич тә язарга теләми, баш тартмавын, ә иртәгә килергә уйлавын әйтә. Бу бәхәс бик озак барган кебек тоелды көткән кешегә.

Ул арада табиб икенче пациентка мөрәҗәгать итте. «Сез ник прививка ясатмадыгыз? Ә сез беләсезме, палатада ята торган биш кешенең берсе үлә. Менә без барыбыз да ясаттык», — диде битлеген дә кимәгән табиб.

Ниһаять, табиб бер студент егетне язарга утыртты. Үзе никтер гел нервалы… Кабул итү бүлмәсендә бертуктаусыз йөреп тора. Барып пациентлар белән аралашып килә, шәфкать туташына ниндидер күрсәтмә бирә, студентка әйтеп яздырып килә. Анысы әле телефоннан, әле кечкенә блокноттан карап яза да яза…

Ә Миләүшә ишек төбендә тирә-якны күзәтә. Коридордан тәбәнәк буйлы, ябык кына шәфкать туташы килә, аның өстенә олы гәүдәле, аягында да басып тора алмаган ир-ат авышып бара. Чираттагылар бу галәмәтне күреп, исерек ир-атны ачуланып алды.

Таш буламы исереккә? Син көткәндә вакытында килми әле ул ашыгыч ярдәм машинасы…

-Бу кыз баланы әти-әнисе шушы исерекне сөйрәп йөрер өчен укытканмыни?

Бу баланың күңеле кайтыр инде сайлаган һөнәреннән…

Кемнеңдер газиз баласы шушы алкашка иңен куярга тиешме?

Әнә танылган композитор утыра. Аңа каталка белән әтисен чыгарып бирделәр, ахры. Ул коридор уртасында кая барырга дигәндәй аптырап торды да, тезелеп киткән ишекләр буенча кемнедер эзләп китте. Ә бу кешенең йөзе дә таныш. Телевизорда еш күренә, кем соң әле? Ул да чиратта утыра, танышлары юк микән… Миләүшә шундый уйлар белән пәлтәсенең сәдәфләрен ычкындырып җибәрде.

«Бюджет оешмасының эше кәгазь тутыру инде. Алардан өстәгеләр шулай сорый бит. Әллә ул „нәтиҗә“не язып утырырга бер кеше утырта алмыйлар микән? Студентлар да өйрәнмичә, практика узмыйча табиб була алмый. Монда озак утырдык инде, ковид ияртәбезме инде?» — дип сүз катты олы яшьтәге апай Миләүшә янына килеп.

Кабул итү бүлмәсендәге йөрәк-кан тамырлары табибы арлы-бирле бүлмә буенча йөреп ала. «Тынгысыз кешеме, табибның да нервалары какшаганмы соң», — дип уйлап алды Миләүшә. Кайвакыт ул бик теләп сөйләшә, шулай йөренгән вакытта Миләүшә үз турысына җиткәч, аңа сорауларын да биреп ала. Табиб сорауларга да җавап бирде, фамилияне сорап, язып утыручы студент янына да барып килде. Хәзер сезнекен яза башлый дип сөендереп тә китте.

Ниһаять! Шушы кәгазь кисәге өчен бер сәгатьтән артык вакыт узды, алмыйсың икән, башка табибка «диагноз расланмаганын» дәлилли алмыйсың…

Икенче көнне Миләүшә әнисен анализлар бирергә алып барды. Анда алдагы көндә күренгән табиб килеп хәлне белде. Хастаханәгә салмауларына аптырады, диагноз расланмагач куанырга мөмкинлеген әйтте. Анализлар әзер булгач, янә шул табиб янына керделәр. Табиб аяктагыдан тыш башка кан тамырларын да тикшертергә киңәш итте, еш авыруга шул сәбәп булырга мөмкинлеген кире какмады, дәвалану курсы билгеләде.

Мин сарымсакны да һәр иртә тоташ килеш йотам инде, артыш җиләген дә төнәтеп эчәм. Каян киләдер бу ютәл? - диде әнисе.

Апа, сарымсак вирустан саклый алмый. Сез мин шуны ашыйм, чирдән саклый дип үзегезне генә ышандырасыз инде. Ә артыш җиләгенең зыяны юк, эчегез. Үзегезне саклагыз, авыр чиләкләр күтәрмәгез, күбрәк хәрәкәттә булыгыз. Менә бу күнегүләрне дә ясагыз.

Ана белән кыз өйгә кайтып, тәмләп чәйләделәр, табибларда йөреп чыккач, икесе дә тынычланып калды. Табиб язган даруларның да файдасы тиде. Ютәл дә узып бара инде…

«Кызым, син көне буе йөгерүдә икән бит. Утырып та торганың юк. Шәһәрдә яшәгәч, эшегез юк дип уйлыйбыз шул», — дип әйтеп куйды атна буе кызы гаиләсен күзәткән ана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100