Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кешегә баласы ник кадерсез? - Актаныш суд залыннан репортаж

Актанышта аналык хокукыннан мәхрүм ителгән хатын-кызга хөкем карары чыгардылар. Суд залыннан Актаныш район Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге җитәкчесе урынбасары Ләйсән Газизова репортажы.

news_top_970_100
Әни кешегә баласы ник кадерсез? - Актаныш суд залыннан репортаж
Автор

Элек өйләр утын ягып җылытыла иде бит. Кыш көне төн чыкканчы суынырга да өлгерә. Бүгенгедәй хәтерлим, кунакка баргач, дәү әтием иртәнге дүртләрдә үк уяна да, юрган астыннан чыгып калган минем кечкенә тәпиләрне зур куллары белән төреп куя. Дәү әни белән тизрәк өйне җылытырга дип плитәгә ягарга ашыгалар. Зур гәүдәле, пәхлеван кебек көчле бабаемның кече күңелле кеше булганын аңлый хәзерге акылым…

Ни өчендер чираттагы суд утырышында шушы мизгелләр исемә төште. Район суды рәисе, прокурор, судта катнашучылар алдында сау-сәламәт, йөз-бите матур гына бер ханым басып тора. Аның менә елдан артык алимент түләгәне юк. Кемгә дисезме? Үз улына, бәгыреннән өзелеп төшкән үз баласына. (Бу әни, төнлә уянып киткәч, баласының өсте ачылып, өшеп ята дип бер дә уйламыйдыр, ахры)

Тәртибе белән сөйлик. Хатын 2012 елда ир бала таба. Балага тиешле тәрбия бирмәгән, тәртипсез тормыш алып барган өчен 2017 елда аналык хокукыннан мәхрүм ителә. Бала приютка урнаштырыла. Хатынның әнисенең апасы, районыбызның бер авылында гомер итүче мәрхәмәтле җан баланы приюттан алып кайта, үз исеменә опекунлаштыра. Суд карары нигезендә, хатын, Татарстан Республикасында балага билгеләнгән яшәү минимумының ¼ өлеше күләмендә алимент түләргә тиеш була. Ай саен 2007 сум. Баласыз калган өч ел эчендә алимент акчасын нибары өч тапкыр түли хатын. Административ җаваплылыкка тартыла. Законлы тәрбия чарасы нәтиҗәсез булып чыга.

2018 елда Җәмәгать суды Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенә нигезләнеп, алимент түләмәүчене дүрт айга мәҗбүри эшкә билгели. Эшкә күнекмәгән җилбәзәк җилкә моңа чыдамаган, хатынның 2 ай 22 эш көне калган. Шул сәбәпле, 27 көнгә ирегеннән мәхрүм ителә, колония-сөргенгә җибәрелә. Гамьсез җанның 2019 елның 22 февраленнән 2020 елның 20 гыйнварына кадәр 25377 сум алимент бурычы җыелган.

Улының сулышы белән яшәмәгән, абынып егылгач, кечкенә кулларыннан тартып торгызмаган, гомумән, бала белән бергә үсмәгәч, «күке» ана баласы турында бөтенләй оныта. Опекун, хатынның бала хәлен белмәвен, укуы белән кызыксынмавын, матди ярдәм күрсәтмәвен, туган көн, бәйрәмнәрдә бүләкләр алып килмәвен хәбәр итә.

Хатын соңгы тапкыр улын 2019 елның 30 декабрендә барып күргән, инде март ае ахырына якынлаша, өч ай дәвамында, синең ярты җаның булган балаңны бер тапкыр да кочаклап куеныңа кысма әле. Урамдагы хуҗасыз эт-песиләр дә көчек-балаларын чит-ятлардан өзгәләнеп саклаганда, алма битле, япь-яшь кыз-хатынның, берни булмагандай, сорау алуда басып торуы кешелекнең иң олы җинаятедер. Кая барып чыктык без? Табигатькә каршы бару түгелме бу? Кыз бала бит тәпи китүгә, курчак төрә, аны ашата, эчертә, әнисе кебек иркәләп юата. 1982 елгы хатынкай бала вакытында бер дә курчак уйнамады микәнни соң?!

— Мин улымны күрергә барсам, апа мине куып чыгара, - ди хатын, туганының баланы күрсәтмәү сәбәбен генә атый алмады.

— Ни өчен балаңа ярдәм итмисең?

Хөкемдарның бу соравына «Акчам юк», — дип җавап бирде.

— Нигә эшкә кермисең?

— Һөнәрем булмагач, эшкә алмыйлар.

Адвокат, хатынның эшләмәвен, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә кабул итмәүләрен, эшне үзенә табарга кушуларын сәбәп итеп китерде. Ә гаепләүче як, тәкъдим ителсә дә, хатын биржага бармаган дип белдерде.

Кайсы дөрестер, әмма прокурор әйткәнчә, белемең, һөнәрең юк икән, һич булмаганда Актанышта җыештыручы эшенә урнашырга мөмкин ич.

Узган ел административ җаваплылыкка тартканнан соң, суд приставлары алимент түләмәгән ананы каты көнкүреш калдыклары полигонына мәҗбүри эшкә урнаштырган.

Хөкем карары буенча әлеге хатын-кыз, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 157 маддәсенең 1 бүлегендә каралганча, җинаять кылуда гаепле дип танылды. Аңа 9 ай дәвамында төзәтү эшләрендә катнашу җәзасы билгеләнде. Хезмәт хакының 10 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак. Хөкем карары законлы көченә кермәгән әле.

Бәян ителгән язмышка районда яшәүчеләрнең дә азмы-күпме тәэсире булмый калмагандыр. Бер-беребезгә игътибарлы булыйк әле, ялгышлар язмышны адаштырмасын.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100