Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше улын кыйнап ташлаган, өйгә ут төрткән

15 яшьлек улы ананы авыл буйлап эзләп йөргән.

news_top_970_100
Әни кеше улын кыйнап ташлаган, өйгә ут төрткән

Башкортстанның Баймак районында булган вакыйга турында «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

33 яшьлек хатын танышлары белән очрашып, эчеп утырган. Бу хатын өйгә соң гына кайткан. Аны авыл буйлап 15 яшьлек улы эзләп йөргән.

Бу вакытта 12 яшьлек кече улы өйдә йоклап яткан. Ана кайтып, ишекне эчтән бикләп куйган. Талаш чыгарган. Олы улын өйгә кертмәгән.

Шуннан соң, бу хатын кече улын кыйнап ташлаган, пәрдәләргә ут төрткән.

Олы малай энесен коткарырга дип, ишекне ватып кергән.

Балалар икесе дә әниләреннән күршеләргә кереп качкан.

33 яшьлек ананы полициягә алып киткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100