Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше нәни кызы белән улын буган һәм тирән чокырга илтеп ташлаган

Сигез һәм биш яшьлек ике бала киемнәрсез килеш кар өстендә яткан.

news_top_970_100
Әни кеше нәни кызы белән улын буган һәм тирән чокырга илтеп ташлаган
pixabay.com

22 декабрьдә Саратов өлкәсенең Аткарский районында чокырда өшеп беткән кыз белән малай гәүдәсе табыла. Аларның өс киемнәре булмый. Тикшерүчеләр ачыклаганча, балаларны аналары чыгарып ташлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр 15 градуслы салкында кар өстендә ятучы ике баланы күреп ала. Ашыгыч ярдәм чакыралар. 8 яшьлек малай юлда вафат була. Бик каты туңган биш яшьлек кызны хастаханәгә салалар. 

Соңрак балаларның 43 яшьлек анасын тоткарлыйлар. Ул адекват халәттә булмый.

Фаҗига булган көнне иртән әни кешенең балаларына ачуы чыга. Имеш, сабыйлар сүз тыңламый һәм әни кеше аларны үтерергә була. Хатын башта малай белән кызны шарф белән буа, балалар аңсыз хәлгә килә.

Хатын балаларын үлделәр дип уйлый һәм аларның гәүдәләрен чокырга илтеп ыргыта. Үзе мәктәпкә шалтырата һәм баласының укырга килмисенф әйтә. Аннары бу хатын кача.

Балалар үлми. Малай белән кызны авыл халкы таба. Тик соңрак малай үлә, кызны коткаралар. Әни кешене Энгельс шәһәрендә тоткарлыйлар. Аңа карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100