Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше халыктан акча җыю өчен, кызына һәм үзенә төрле авырулар уйлап тапкан

Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Виктория кызының дару эчкәнен видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тараткан.

news_top_970_100
Әни кеше халыктан акча җыю өчен, кызына һәм үзенә төрле авырулар уйлап тапкан
https://pixabay.com/

Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь өлкәсе буенча идарәсе 29 яшьлек Викториягә карата җинаять эше ачкан. Бу хатын кешеләрдән акча җыю ысулы уйлап тапкан. Ул 9 яшьлек кызына дарулар ашатып торган һәм үзенә дә, баласына да төрле авырулар уйлап чыгарган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Виктория балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул социаль челтәрләрдә үзе турында хәбәр тарата. Имеш, яман шеш белән авырый. Кешеләрдән акча сорый. Башта Викториянең ялганын Георгиевск шәһәрендә яшәүче якташлары ачыклый. Игълан чыкканнан соң, ике көн чамасы узгач, район депутаты Мхтиар Михитарьянц әлеге хәбәрнең фейк булуын хәбәр итә.

«Минем кредитым зур, фатирым да залогта», — дип аңлата Виктория. Полиция аңа карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ача.

Хәзер бу хатынның гамәлләреннән зыян күрүчеләрне эзлиләр. Алар бик күп булуы ихтимал. Чөнки моңа кадәр Виктория кызы турында да ялган тараткан. 2019 елда ул баланы диңгезгә бару белән кызыктыра.

— Диңгезгә барасың киләме?

— Әйе.

— Әйдә синең күзләрең авырта дип әйтәбез?

Виктория Instagram челтәрендә сәхифә ясый, баласын дәвалау өчен акча җыю турында игълан тарата. Әни кеше видеода үзе күренми, «авыру» баланың яшәү урыны да гел үзгәреп тора. Әлегә Виктория ясаган сәхифәләр саны да, күпме акча җыелуы да төгәл билгеле түгел.

Соңгы игъланда балада бөер авыруы бар диелә. Операция өчен 1,9 млн акча җыялар. Халыкны кызгандыру өчен, Виктория монда да баласы белән видеолар төшереп куя.

Хәзерге вакытта бала анасы белән. Викториянең элеккеге ире «Пусть говорят» тапшыруына килгән. Ул кызын үзенә алырга теләвен әйтә. Документларда бу ир-ат баланың атасы буларак теркәлмәгән. Имеш Викториянең анасы моңа ризалык бирмәгән. Виктория әнисен җирләү өчен дә кимендә ике тапкыр акча җыю игълан иткән булган.

Хәзер баланың атасы туганлыкны исбатлап, кызын үзенә алырга җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100