Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше өч яшьлек баласын алтынчы каттагы балконнан төшереп җибәргән

Төнге клубтан кайткач, яшь әни нәни кызын тәрбияли тотына, балконнан чыгарып, майкасыннан гына тотып тора.

news_top_970_100
Әни кеше өч яшьлек баласын алтынчы каттагы балконнан төшереп җибәргән
https://pixabay.com

2 мартта Самара өлкә суды Анна Р.га карата эшне тикшерә башлады. Бу хатын исерек килеш өч яшьлек кызын алтынчы каттагы балконнан урамга төшереп җибәрә. Фаҗига 8 июньдә иртән-иртүк була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Әни кеше баласын балконнан урамга чыгарып тоткан мизгелне шаһитлар күреп ала. Бала бик каты итеп кычкыра, аны ишегалдындагы кешеләр ишетеп тора, ләкин ярдәм итә алмый. Шуннан соң кыз баланың майкасы ертыла һәм кыз асфальт төшеп бәрелә.

Баланың җан өшеткеч тавышы ишетелгән һәм сабый аска төшеп киткән мизгел төшерелгән видео социаль челтәрләрдә тарала.

Соңрак ачыкланганча, яшь әни иртәнге якта гына төнге клубтан кайта, ул исерек була. Хатын баласын тәрбияләргә тотына. Шулай итеп баласы аска егылып төшеп киткәч, хатын урамга йөгереп чыга. Ул баласының мәетен күтәреп ала һәм фатирына алып керә. Бераздан бу хатынны тоткарлыйлар, табиблар баланың үлемен раслый.

Тикшерү барышында Анна баласының үлеме турында битараф кына сөйли. Төнлә кайткач баланы караваттан ала һәм балконга алып чыга. Ул елаучы баланы балконнан урамга чыгарып, майкасыннан гына тотып торуын әйтә.

23 яшьлек Анна Ульяновск өлкәсендә туган. Ул Самарага акча эшләргә килә, нәни кызын үзе белән ала. «КП» журналисты Аннаның әбисе белән сөйләшкән. Әби сүзләренчә, Анна тәртипсез яши, баласын карамый, аннары Димитровградтан Самарага күченеп китә, туганнарына да әйтеп тормый.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, Анна моңа кадәр дә баласын озак вакытка караучысыз гына калдырган.

Судта Анна гаепләү белән килешмәвен, гаебен танымавын белдерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100