news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше өч айлык баласын имезгәндә үтергән

23 яшьлек әни баласын янына салып имезгәндә йокыга киткән.

news_top
Әни кеше өч айлык баласын имезгәндә үтергән

Удмуртиядәнең Сарапул шәһәрендәге Тикшерү бүлеге 23 яшьлек хатынга карата җинаять эшен тикшерүне төгәлләгән.

18 мартта бу хатын өч айлык баласын янына салып имезә башлаган. Бала имгән вакытта әнисе йоклап киткән. Баланы күкрәге белән томалаган һәм сабый буылып үлгән, дип хәбәр итте РЕН ТВ.

Хатын үз гаебен тулысынча таныган. 

Җинаять эшен судка тапшырганда, хатынның беренче тапкыр җинаять кылуын исәпкә алып, аңа карата штрафка тарту җәзасын сораганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар