news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше биш яшьлек баласының күкрәген, корсагын, муенын кискәләп бетергән

Малайны имгәтүдә шикләнеп 29 яшьлек анасын тоткарлаганнар.

news_top
Әни кеше биш яшьлек баласының күкрәген, корсагын, муенын кискәләп бетергән
Тикшерү комитеты

12 февральгә каршы төндә Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендә биш яшьлек малайны анасы үтерә язган. Сабыйның күкрәге, корсагы, муены пычак белән кискәләнеп беткән. Аны хастаханәгә салганнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Өлкә буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, коточкыч җинаять Полтава урамындагы күп катлы йорттагы бер фатирда була. Малайны имгәтүдә шикләнеп 29 яшьлек анасын тоткарлаганнар.

Әлегә җинаятьнең сәбәбе ачыкланмаган. Баланың сәламәтлеге турында да өстәмә белешмә юк.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, сабыйны шок халәтеннән чыгарганнар, хәзер ул реанимациядә ята.

Җинаять эше ачылган. Баланы анасы ялгызы үстергән. Бу гаилә Энгельс шәһәренә 2020 елның җәендә күченгән һәм тулай торакта яшәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар