Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше, баласын бәйләп куеп, ачлыктан юрган ашарлык хәлгә җиткергән

Ростов өлкәсендә бер ана сигез яшьлек кызын бәйдә тоткан.

news_top_970_100
Әни кеше, баласын бәйләп куеп, ачлыктан юрган ашарлык хәлгә җиткергән

Ростов өлкәсе Новошахтинск шәһәрендә бер ана сигез яшьлек баласын бәйләп куеп, ач тоткан. Бу хакта Риа Новости хәбәр итте.

Бу хатын янына танышы килә һәм бәйләп куелган кызны күрә. Бала ачлыктан юрганнарын чәйнәгән була. Аның куллары шулкадәр кысып бәйләнгән була ки, хәтта беләкләренә кан сауган.

Хатын баланы чишә һәм полиция, ашыгыч ярдәм чакыра.

Бу хакта социаль челтәрләрдә язгач, кешеләр башта бу хәлгә ышанырга да теләмәгән. Ничек инде андый хәл була алсын, ялган дип язганнар.

Әмма озакламый полиция дә баланың анасын эзләү хакында хәбәр итә.

Хәзер бала хастаханәдә. Ана кешенең ни өчен баласын шулай газаплаганы билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100