news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни эшләгән кешеләр алдында җәннәт ишекләре ачылыр?

news_top
Ни эшләгән кешеләр алдында җәннәт ишекләре ачылыр?
Фото: © "Татар-информ"

Казанның «Болгар» мәчете телеграм-каналында Аллаһның туксан тугыз исемен белү фазыйләтләре турында аңлаталар.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисе: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар. Кем дә кем аларны саный һәм алар белән Аллаһы Тәгаләне зикер итә, аның алдында җәннәт ишекләре ачылыр».

Кайбер галимнәр әйтүенчә, алар туксан тугыз белән генә чикләнмиләр. Аллаһның исемнәре туксан тугыздан артып китә, Пәйгамбәребезнең бу хәдисе туксан тугызны санау турында, ләкин алар күп, диләр.

Ни өчен дигәндә, аның бер хәдисендә: «Мин Сине үз исемнәрең яки бездән яшереп калдырган исемнәрең белән мактап бетерә алмыйм», – диелә.

Димәк, Аның кайбер исемнәре безгә күрсәтелгән, кайберләре – юк. Шуның өчен Аның исемнәрен кем табып саный, шул савапка ия була», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар