Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Юпитер планетасы фотоларда буй-буй полосалы булып күренә?

Гигант планетада да Җирдәге кебек үк циклоннар һәм антициклоннар бар.

news_top_970_100
Ни өчен Юпитер планетасы фотоларда буй-буй полосалы булып күренә?
https://pixabay.com

Юпитер буй-буй полосалы булып күренүнең сәбәбен Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты директоры урынбасары Олег Кораблев РИА Новости сайтына интервьюда аңлаткан.

Төрле юнәлештә хәрәкәт итүче һәм катлаулы атмосфера агымнары күп булу сәбәпле, Юпитер планетасы буй-буй булып күренә икән.

«Юпитер атмосферасында аңа төс бирә торган катнашмалар бар. Анда бик катлаулы атмосфера агымнары бара. Бу күренешләр Җирдәгегә охшаш, тик Юпитерда циркуляция күзәнәкләре бик күп», — дип аңлаткан галим.

Нәкъ менә шуңа күрә планета буй-буй булып күренә. «Агымнарның һәрберсе төрле якка хәрәкәт итә, аларның чикләрендә бормалар барлыкка килә, алар Җирдәге циклоннар һәм антициколоннарга охшаган», — ди ул.

Галим сүзләренчә, гигант планетадагы бормаларның иң билгелесе — Зур кызыл тап. Ул Җирдәге циклоннардан аермалы буларак, бик тотрыклы һәм аның гомер озынлыгы йөзләрчә ел белән исәпләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100