news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен юганнан соң тастымаллар һәм сөлгеләр исләнә?

Сөлгеләрне җилләтелә торган урында киптерергә кирәк.

news_top
Ни өчен юганнан соң тастымаллар һәм сөлгеләр исләнә?
https://pixabay.com/

Юганнан соң сөлгеләр сасыган очракны күпләр беләдер. Моның сәбәпләре киңәшләр сайтында чыкты.

Озак юмый торсаң, тукыма җепселләре арасында бактерияләр үрчеп, кер машинасында югач та калырга мөмкин. Менә шул сөлгене сасыта.

Тән тиресендәге майда олеин кислотасы була. Кислота тукыма эченә үтеп керә, шунда оксидлаша һәм таркала. Бу матдә тастымалларга, сөлгеләргә сасы ис бирә, күптән юылмаган урын-җир җәймәләрдә дә шундый сасы ис була. Мондый әйберләрне өч көнгә бер тапкыр юарга кирәк.

Дөрес итеп киптермәсәң дә сөлгеләр сасый. Бүлмәдә дымлылык зур булса, сөлгеләрдә күгәрек исе була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар