Ни өчен йокыдан торуга урынны җыеп куярга ярамый?
Торуга урын-җирне рәтләп кую пөхтәлек билгесе булса да, моның начар ягы бар.
Галимнәр фикеренчә, йокыдан торуга ук урын-җирне җыеп куярга ярамый. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.
Кеше йокыдан торган мизгелдә, аның урын-җирендә тән тиресе, тир һәм башка микрокисәкчекләр кала. Аларда тере микроорганизмнар һәм бактерияләр була. Әгәр урын-җирне торуга ук җыеп куйсаң, әлеге микроорганизмнар тукымада үрчүен дәвам итә.
Урын-җирне бераз вакытка ачык килеш калдыру хәерле. Җәймәне ачыгыз, бүлмәгә кояш нурлары керсен. Шулай иткәндә ультрашәмәхә нурлар һәм саф һава тәэсирендә зарарлы микрорганизмнар үлеп бетә, диелә бу хәбәрдә.