Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен йоклаганда аяклар юрган астыннан чыгып торырга тиеш?

Бүлмәдә 15-18 градус җылы булганда, йоклар өчен оптималь шартлар формалаша.

news_top_970_100
Ни өчен йоклаганда аяклар юрган астыннан чыгып торырга тиеш?
https://pixabay.com/

Йоклаган вакытта кешенең аяклары юрган астыннан чыгып торырга тиеш. Төнгә җылы оекбаш киеп яту бөтенләй дә ярамый. Бу турыда MedikForum.ru сайтына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Йоклаганда тән температурасы бераз төшә. Организм бераз гына суынырга тели, чөнки эчке системаларның эшчәнлеген табигый юл белән акрынайтып, нормаль йокы өчен шартлар тудырыла. Тулысынча юрган белән ябынып яткан кешеләр артыгын җылына, тирли, аларның йокысы бозыла.

Табиблар фикеренчә, кешеләрнең азы гына 15-18 градус температуралы бүлмәдә йоклый. Бу — йокы өчен оптималь температура. Гәүдәнең җылылыгы нәкъ менә аяклар аша суынырга тиеш. Аяклар юрган астыннан чыгып торса, организмга тән температурасын көйләү җайлырак була, йокыга комачаулый торган артык җылылык чыгып бетә, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100