news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен өйдә сызгырырга ярамый?

Ни өчен өйдә сызгырырга ярамый?

news_top
Ни өчен өйдә сызгырырга ярамый?

«Өйдә сызгырсаң, акча булмый» — бу сынамышны ишетмәгән кеше юктыр. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе турында хатын-кызлар өчен сайтта язылган.

Борын заманнардан ук сызгыру начар гамәл саналган. Ул җеннәр чакыра, өйдәге байлыкны урлап китә дип уйлаганнар. Өй хуҗасы да сызгыруны яратмый дип исәпләнә. Имеш, өй хуҗасы сызгырганга үпкәли дә ташлап китә. Аның белән өйдән бәхет тә китә.

Сызгыру — асылда җил ул. Чыннан да, җил җимергеч көчкә ия бит. Җиңелчә холыклы хатыннар турында да «сыбызгы» дип әйтәләр.

«Борынгы заманнарда сызгыру бәла-каза китерә дип исәпләгәннәр. Чынлыкта исә бу сынамышның мәгънәсе гади. Әгәр кеше кулын кесәсенә салып, сызгырып йөрсә, акча турында уйлыйсы да юк. Эшләмичә, сызгырып йөрүчегә акча каян килсен ди. Акча булсын өчен эшләргә кирәк бит», — дип аңлата экстрасенс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар