Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Яшел Үзәннең кайбер авыллары газсыз калган?

“Татар-информ”га Яшел Үзәндә яшәүче Фәнил Гарипов (исеме үзгәртелде) ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Ул Әйшә, Васильево, Мамадыш-Әкил, Кызыл-Яр, Өтәшкә, Зур Ключи авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең инде ике көн газсыз утыруыннан зарланды.

news_top_970_100
Ни өчен Яшел Үзәннең кайбер авыллары газсыз калган?

- Планлы тикшерү буласын безгә атна ахырында хәбәр иттеләр. Ләкин газ бирү дүшәмбе 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр генә тукталып торырга тиеш иде. Бүген сишәмбе, газ һаман юк. Кая гына шалтыратмадык, кемнән генә сорамадык, төгәл җавап бирүче юк. Җитәкчелек, авыл җирлеге башлыгы бөтенләй телефонын алмый. Минем 3 айлык балам бар. Зур Ключида яшәүче әти-әниләрем дә өлкән яшьтә. Ике көн микродулкынлы мичтә ботка пешереп ашарга мәҗбүрбез. Сезнең ярдәм белән уңай җавап алырга өметләнәбез, - диде шалтыратучы.

Әлеге хәлләргә ачыклык кертү өчен Яшел Үзән җирле үзидәрә органнарына шалтыраттык. Яшел Үзән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Зур Ключи авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Гатауллинга мөрәҗәгать итәргә киңәш итте.

- Моңарчы берәүнең дә зарланганы булмады. Барысы да алдан хәбәр ителде. Халыкны да аңлыйм, ләкин планлы тикшерү эшләре алып бармый мөмкин түгел бит инде. Үзебез өчен кирәк бит. "Зеленодольскгаз" ЭПУ хәбәр итүенчә, хәзер газүткәргечләрне планлы тикшерү бара. Ул бер көндә генә башкарыла торган эш түгел. Аннан соң бөтенләй газсыз калдырмадык бит инде. Газның кайсы көнне һәм кайчан булачагы хакында мәгълүматны кибет ишегенә язып, элеп куйдык. Борчылырга урын юк, газ хезмәткәрләре бүген кич газ бирәчәкләрен әйтте, - диде Зөфәр Гатауллин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100