Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен яфракларның кайберләре саргая, башкалары кызара?

Яфракларның төсен сары-кызгылт каротиноидлар һәм кызгылт төсле антоцианнар билгели.

news_top_970_100
Ни өчен яфракларның кайберләре саргая, башкалары кызара?
https://pixabay.com

Көз көне үсемлекләрдә хлорофилл дип аталган яшел пигмент ясалу төгәлләнә. Шуңа күрә яфраклар саргая яки кызара башлый. Яшел пигмент югалгач, яфракларда сары-кызгылт каротиноидлар һәм кызгылт төсле антоцианнар күбрәк барлыкка килә башлый. Алар җәй көне дә була, тик яшел хлорофилл булганда күренмиләр. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Көз көне яфраклар кызыл яки сары төскә керү агачның генетик кодында билгеләнгән була.

Америка галимнәре төрле территорияләрдә үскән төрле агач токымнарын өйрәнгән. Аларның көзге яфракларының төсе туфракка да бәйле булуы ачыкланган. Мәсәлән, кызыл өрәңге начар туфракта үссә, аның яфраклары тагын да кызылрак була икән.

Бу тикшеренүләрдән соң тагын бер сорауга җавап табылган. Агачлар яфракларын саргаюга ук коймый, алар әле бераз вакыт дәвамында төсле яфраклы килеш үсеп тора. Моның сәбәбе - каротиноидлар һәм антоцианнар бүлеп чыгару яфракларга коелмый торырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп агач яфраклардагы файдалы матдәләрне озаграк туплый, кышка файдалы матдәләр җыя, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100