news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Владимир Путин генерал түгел?

Дмитрий Песков өлкән лейтенант икән.

news_top
Ни өчен Владимир Путин генерал түгел?
Илнар Төхбәтов

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков журналистлар белән очрашуда Владимир Путинның ни өчен генерал булмавын әйткән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Песков сүзләренчә, дәүләт башлыгы «бу исемгә күп тапкыр лаек та булгандыр», ләкин хәзер бу өстенлекле мәсьәлә түгел.

«Ул президент булып эшли. Ул кадрдагы офицер түгел», — ди Кремль вәкиле.

Песков сүзләренчә, Путин ил белән көн саен идарә итүгә кагылышлы башка мәсьәләләр белән шөгыльләнә.

Путин отставкадамы, әллә запастамы дигән сорауга Песков ачыклык кертә алмаган. «Ул запаста иде бугай», — дигән ул.

Брифингта ачыкланганча, Песков үзе өлкән лейтенант чинында икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар