Ни өчен светофорда кызыл, сары, яшел төсләр кулланыла?
Нурларының физик үзлекләре сәбәпле, кызыл төс төнлә дә бик яхшы күренә.
Светофор ясаучылар төсләрне сайлаганда төсләрне кабул итү үзлекләренә һәм физика законнарына нигезләнеп эш иткән. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Төрле төсләрнең нурларының дулкын озынлыгы төрле була һәм алар атмосферада төрлечә тарала.
Кызыл төс нурларының дулкын озынлыгы иң зурысы, шуңа күрә ул таралганда минималь югалтулар кичерә. Гади итеп әйткәндә, бу төс төнлә дә ерактан күренә.
Аннары таралу дәрәҗәсе буенча сары төс тора, ул кызылдан начаррак күренә, ләкин яшелдән яхшырак. Ул тәүлекнең караңгы вакытында тыю турындагы билгене сурәтләү өчен яхшы.
Яшел төс дулкыннары — иң «күренми торганы». Һава торышы начар булганда, томан төшкәндә аларны су тамчылары йота һәм күз күреме начарлана. Бу вакытта яшел төс сары булып тоелырга мөмкин, ә сары төс — кызыл булып күренә.
Яшел — рөхсәт бирә торган — сигналның дулкын озынлыгы кызыл яки сарыга караганда кыскарак. Ул якыннан яхшы күренә.
Светофор өчен бу төсләрне сайлау психоэмоциональ халәткә карап та эшләнгән. Кызыл — куркыныч, сары — игътибарны туплау, яшел — күзләр өчен иң яхшы төс, ул ял иттерә, рөхсәт бирә, диелә хәбәрдә.