news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен сумкада ике әстерхан чикләвеге йөртү кирәк?

Көнчыгыш медицинасы вәкилләре сүзләренчә, кешенең хисләре эчке органнарында формалаша.

news_top
Ни өчен сумкада ике әстерхан чикләвеге йөртү кирәк?
https://pixabay.com/

Стресс һәм борчулар еш кына башны авырттыра, мускуллар авырта башлый, ашкайнату эшчәнлеге бозыла, башка симптомнар барлыкка килә. Бу очракта уч төпләренә массаж ясау ярдәм итә. Әстерхан чикләвеге дә нәкъ менә шушы вакытта ярдәм итеп җибәрергә мөмкин. Бу турыда RT сайты хәбәр итте.

Табиблар фикеренчә, сумкада ике әстерхан чикләвеге йөртү хәерле. Әзрәк ял итеп, үзеңне нормага китерү өчен болай итәргә кирәк:

  • ике чикләвекне уч төбенә алырга;
  • икенче кул белән шушы чикләвекләрне уч төбендә әйләндерергә;
  • чикләвекләр уч төбен дә, беләзекне дә массажлап куйсын.

Аннары шушы ук ысул белән икенче кулны да массажларга.

Көнчыгыш медицинасы киңәш иткәнчә, һәркемнең кәефе башында түгел, эчке органнарында формалаша. Мәсәлән, авырулар кешенең энергиясен ала, авыру бавыр кешенең рухын көчсезләндерә, ә йөрәк авырулары баш мие эшчәнлегенең үсешенә комачаулый. Бөерләрдә — үзгәрешләргә омтылыш, талакта ихтыяр көче формалаша.

Уч төпләренә әстерхан чикләвеге белән массаж ясау органнарны кирәкле энергия белән тәэмин итү өчен кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар