Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен стаканга салганда су еш кына өстәлгә түгелә?

Коандэ эффектын самолетлар ясаганда кулланалар.

news_top_970_100
Ни өчен стаканга салганда су еш кына өстәлгә түгелә?
https://pixabay.com

Суны шешәдән яки кувшиннан стаканга салганда, еш кына сыеклык савыт стеналары аша ага башлый. Моның сәбәбе фактлар сайтында язылган.

Бу күренеш «Коа́ндэ эффекты» дип атала. Аны «чәйнек эффекты» дип тә әйтәләр. Ул Румыния галиме Анри Коандэ истәлегенә шулай атала.

Коандэ ачыклаганча, савыттан чыга торган сыеклык агымы савыт стенасына таба авышырга маташа, хәтта аңа «ябышырга» да мөмкин.

Бу эффект болай аңлатыла: әгәр сыеклык стенкага якын акса, алар арасында һава аз кала, түбән басым зонасы барлыкка килә, сыеклыкта «өермә» килеп чыга һәм агымны өслеккә «тартып китерә».

Коандэ эффекты сыеклыкларда гына түгел, газларда да була. Мәсәлән, әгәр кондиционердагы һава агымын түшәм буйлап җибәрсәгез, ул түшәмгә «ябыша» һәм суыту системасының тәэсир итү ераклыгы 20 процентка арта. 

Коандэ эффектын самолетлар, «Формула 1» автомобильләре, хәтта чәч киптерә торган фен ясаганда да файдаланалар.

Шулай итеп өстәлгә түгелә торган сыеклыкка килгәндә мондый нәтиҗә ясап була. Әгәр түгелмәсен дисәгез, борынлы савыт алыгыз, яки суны кисәк кенә хәрәкәт ясап салыгыз, яки күбрәк итеп аударыгыз (бу очракта суның инерциясе һәм өстәмә ераклык суга савытның тышкы стенасына «ябышырга» ирек бирми).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100