Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен спиртны антисептик итеп кулланырга ярамый?

Аракы да, чиста спирт та антисептик буларак кулланылырга яраклы түгел.

news_top_970_100
Ни өчен спиртны антисептик итеп кулланырга ярамый?
pixabay.com

Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгы "Российская газета" укучыларын антисептик ясарга өйрәткән.

Аракы антисептик буларак файдаланырга яраклы түгел, чөнки аның составында спирт 40 кына процент, ул вирусларны үтереп бетерми.

Гадәти спирт исә тәндә күзгә күренмәслек җәрәхәтләр хасил итә икән. Вирус шул рәвешчә тәнгә үтеп керергә мөмкин. Шулай ук чиста спирт тирене зарарлый, аны "коры" итә, ярсыта, диелә МЧС рекомендациясендә.

МЧС изопропилен спирты (медицинада һәм химик сәнәгатьтә кулланыла торган спирт) һәм этанол (аракы ясау өчен кулланыла торган спирт) кулланырга тәкъдим итә.

1 литр антисептик өчен 96 процентлы 830 миллилитр этанол спирты яки 99,8 процентлы 750 грамм изопропилен спирты кирәк. 40 миллилитр водород переписе (3%) һәм 15 миллилитр глицерин (98 %), кайнатылган су кирәк.

Барысын бергә кушып, 72 сәгатькә калдырып торырга кирәк. Шунда ук кулланырга ярамый - антисептик савыттагы бактерияләрне юкка чыгарып бетерергә тиеш диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100