Сигезаяк (осьминог) — гаҗәеп хайван, аның сөякләре юк, ул төрле күләмне били ала. Аның күзләре бик яхшы үсеш алган. Зур күзләре һәркайсы аерым карый ала. Бу турыда фактлар сайтында язылган.
Сигезаякның баш миен сеңерләр чолгап алган, алар умырткалы хайваннарның баш сөяген хәтерләтә. Сигезаякның өч йөрәге бар. Төп йөрәк өч камералы, ике саңаклы йөрәге — ике камералы. Саңаклы йөрәкләр тәннең башка өлешендәге канны төп йөрәккә җибәрә, төп йөрәк кан агымын бүлә.
Кан әйләнеше системасы тулысынча ябык диярлек. Бу микроскопик артериаль кан тамырлары веноз кан тамырлары белән тоташкан дигән сүз. Сигезаякның каны зәңгәр төстә.
Җирдә хайваннар эволюциясе вакытында камил сулыш алу системасы ясалу кирәк була. Шулай итеп саңаклар һәм бөтен организм буйлап йөри торган сыеклык формалаша. Хайваннарның үлчәмнәре һәм хәрәкәтчәнлеге арта бара. Аннары тормыш итү өчен сулыш алу пигментлары таләп ителә. Алар канда кислород күләмен арттыра. Мондый күзәнәкләрнең төп коралы — металл атомнары була. Чөнки металл атомнары кислородны үзләренә бәйләп алып килә һәм тапшыра.
Билгеле бер металлны сайлау — мутация белән бәйле дип фаразлыйлар. Шулай итеп, кысласыманнар һәм моллюскларда канда бакыр атомнары белән эшли торган аксымнар барлыкка килә. Ә умырткалы хайваннар линиясе буенча тимер белән эшли торган аксымнар ясала.
Шулай итеп, умырткалы хайваннарның каны кызыл төскә керә. Аларның канында составында тимер булган гемоглобин барлыкка килә. Ә моллюсклар, шул исәптән сигезаяклар канында составында бакыр булган гемоцианин дигән матдә барлыкка килә. Ул канны зәңгәр төсле итә, диелә хәбәрдә.