Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен салкында «каз тәне» барлыкка килә?

Күзәнәкләр салкында «яңа тун» үстерергә кирәклеген «аңлый».

news_top_970_100
Ни өчен салкында «каз тәне» барлыкка килә?
https://pixabay.com/ru

Бүгенге көнгә кадәр галимнәр салкыннан «каз тәне» чыгуның нигә кирәклеген аңлый алмаган. Гарвард университетының (АКШ) күзәнәкләр һәм регенератив биология буенча белгече Я-Чие Сю (Ya-Chieh Hsu), коллегалары белән бергә тычканнарда экспериментлар үткәреп, бу сорауга җавап тапкан. Бу хакта Mail.ru сайтында язылган.

«Каз тәне» - чәчләр үсешен җайга салучы йомык система эшләвенең өстәмә продукты булуы ачыкланган. Тиредәге нерв күзәнәкләре — организмның тышкы ярсыткычларга реакциясен контрольдә тотучы симпатик нерв системасының бер өлеше, алар тире астында урнашкан шома тукыманың юка җепселләре белән бәйле. Алар, үз чиратында, чәч фолликулалары күзәнәкләренә тоташа.

Салкынга җавап итеп, симпатик нейроннар тире асты мускулларына сигнал җибәрә һәм алар кыскара. Шуның нәтиҗәсендә тәндәге чәчләр тора. Ул гына да түгел, параллель рәвештә чәч фолликулалары күзәнәкләре активлаша һәм бу тиредәге чәчләрнең үсүенә китерә.

Кыскара торган мускул тукымасы бу очракта симпатик нейроннар һәм чәч фолликулалары арасында бәйләнешне тәэмин итүче «күпер» ролен уйный, ә барлыкка килгән «каз тиресе» — бу элемтәнең уңышлы гамәлгә ашуын дәлилли, дип аңлата галимнәр. 

Түбән температуралар озак дәвам итсә, күзәнәкләр «яңа тун» үстерергә кирәклеген «аңлый», — дип аңлатты тикшеренү авторларының берсе Юлия Шварц.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100