news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен салават күпере дуга рәвешендә?

Чынлыкта салават күпере боҗра формасында барлыкка килә.

news_top
Ни өчен салават күпере дуга рәвешендә?
Михаил Захаров

Салават күпере — оптика могҗизасы. Ул дуга кебек тоелса да, самолет иллюминаторларыннан күзәткән кешеләр салават күперенең әйләнә формасында булуын белә. Бу турыда фактлар сайтында язылган. 

Бу күренеш яктылык сыну законы белән аңлатыла. Яңгыр тамчысы аша уза торган яктылык нуры сына һәм ак яктылык бәйләме төсле бүрәнкәләр (воронка) рәвешендә бүленә, алар берсе эченә икенчесе кереп урнаша. Менә шул чакта алар кеше күзенә күренә башлый һәм әйләнә формасына керә.

Әлеге әйләнәнең бер өлешен — дуганы без җирдә күрәбез, ә тулы әйләнә бары тик җир өстеннән күтәрелгәч кенә күренә. 

Салават күперен XVII гасырда Рене Декарт исемле галим өйрәнә башлый. Ул су тутырылган пыяла шар белән экспериментлар ясый. Шулай итеп, ул сфера формасындагы яңгыр тамчысы эчендә ак яктылык нуры сынып, күренмә нурлар барлыкка килүен күзәтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар