news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен раковинага кайнар су түгәргә ярамый?

Сифон, торбалар кайнар судан ярылырга мөмкин.

news_top
Ни өчен раковинага кайнар су түгәргә ярамый?
https://pixabay.com

Бәрәңге яки макарон пешергәч, кайнар суны раковинага түгәргә ярамый. Салкын су агып торган килеш, кайнар суны шул чакта түгү хәерле. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кайнар су түккәч, раковина, торбалар һәм сифон ясалган материалга зыян килүе ихтимал. Аларның күбесе поливинилхлорид (ПВХ) дан ясалган, бу шактый арзанлы һәм пластик полимер.

ПВХ торбалар озак вакыт югары температура тәэсир итүгә исәпләнмәгән. Ага торган су температурасы 60 градус чамасы булганда аларга зыян килми, бу пластик кыска вакыт эчендә бик югары температурага да чыдый. Ләкин раковинага озаклап кайнар су агызып торсаң, ул чыдамый, деформацияләнергә мөмкин. Суынгач, пластик үз халәтенә кире кайтмый. Суынганда материалның күләме кими, торбада ярыклар барлыкка килүе ихтимал. Шулай итеп торбадан су саркый башлый.

Күп итеп кайнар су түккәндә, тоташкан урыннардагы прокладкалар да бозыла, алар үз вазифасын башкара алмый торганга әверелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар