news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен пилмәнне кайнап торган суга салып пешерергә ярамый?

Пилмән пешә торган су сап-салкын да, кап-кайнар да булмасын.

news_top
Ни өчен пилмәнне кайнап торган суга салып пешерергә ярамый?
https://pixabay.com

Туңдырылган пилмәнне кайнап торган суга салсаң, ул шартлый, ябышып бетә һәм ахырдан бик йомшара. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Моның сәбәбе температуралар аермасында. Кайнап торган суга салган чакта, пилмәннәр бик тиз киңәя. Туңдырылган пилмән эластик булмый, шуңа күрә киңәйгәндә шартлый. Шулай ук бу вакытта камыр өстендәге крахмал ябышкакка әверелә, пилмәннәр бер-берсенә ябыша.

Кытай кешесе сүзләренчә, пешерер алдыннан туңдырылган пилмәнне берничә минут суда җебетеп алырга кирәк. Камыр бераз су сеңдерә һәм пешергәндә ярылмый.

Пешерә торган су сап-салкын да, кап-кайнар да булмасын, иң яхшысы 50 градус чамасы. Яңа ясалган пилмәнне дә, туңдырылган пилмәнне дә пешергәндә су кайнап чыккач, салкын су өстәп торырга кирәк. Су бертөрле температурада торсын, ди ул.

Пилмән чама белән 15-20 минутта пешә. Пилмәнне пешкәч үк ашарга кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар