news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен песиләр һәм этләр үлән ашый?

Кыргый табигатьтә табылган ризык, гадәттә, канатлары, каурыйлары һәм йоны белән бергә ашалган.

news_top
Ни өчен песиләр һәм этләр үлән ашый?
Владимир Васильев

Песиләр һәм этләрнең үлән ашаганын күпләр күргәне бардыр. Моның сәбәбен фактлар сайтында аңлаттылар.

Башта песиләр дә, этләр дә кыргый табигатьтә яшәгән. Аларга кеше ризык та бирмәгән, тәрбияләмәгән дә. Кыргый табигатьтә табылган ризык, гадәттә, канатлары, каурыйлары һәм йоны белән бергә ашалган. Шуңа күрә ризык авыр үзләштерелгән. Өстәвенә, песиләр көн дәвамында үзләрен ялап та тора, үз йоннарын да йоталар. Ул да эшкәртелми.

Үсемлекләр ашап, хайваннар ашказаны стеналарын ярсыта һәм косу рефлексы барлыкка китерә. Шулай итеп алар эчтәге начар әйберләрне чыгара. Клетчатканың бер өлеше эчәклеккә барып җитә, аның перистальтикасын яхшырта, азык хәрәкәт итүгә ярдәм итә.

Ерткычлар үсемлекләрне эшкәртә алмый дигән фараз да бар, ләкин алар яфраклардан туклыклы матдәләрне барыбер ала. Менә шуңа күрә песиләр һәм этләр үлән капкаларга ярата, алар ботакларны ашамый, яфрак очларын гына капкалый.

Әгәр йорт хайваны өйдәге гөлләрне чәйни башласа, аңа махсус үстерелгән чирәм сатып алырга кирәк. Песиләргә көчләп үлән ашатырга кирәкми, аның туклануы баланслы булса, үсемлек тә кирәк булмый.

Песи яки эт үләнне бик еш ашый башласа, ветеринарга мөрәҗәгать итегез, бәлки аның ашкайнату белән проблемасы бардыр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар