Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен пенопластны ташларга ярамый?

Пенопласттан хуҗалыкта файдалы продукт ясап була икән.

news_top_970_100
Ни өчен пенопластны ташларга ярамый?
pixabay.com

Көнкүреш техникасы сатып алганда аның кабына, техниканы бәрелүләрдән саклау өчен, махсус пенопласт куелганын барыбыз да белә. Күпләр аны, чүпкә санап, чыгарып ташлый. Тик юкка! Пенопласттан хуҗалыкта файдалы продукт ясап була икән. Бу хакта Яндекс. Дзен яза. 

Пенопластны алып, аны кисәкчекләргә ватыгыз. Гап-гади 646-647ле эреткеч яки бензинны савытка агызып, шунда пенопласт кисәкләрен салыгыз. Сез шунда ук пенопластның эреткеч белән химик реакциягә керүен күрерсез. 

Пенопласт кисәкләрен савытта куе консистенция барлыкка килгәнче эретергә кирәк. Соңыннан әлеге консистенциягә бер калак сода һәм бераз агач чүбе кушыгыз.

Шул рәвешле, өй шартларында супер келәй барлыкка киләчәк. Аның белән кәгазь, агач һәм пластикны ябыштырып була. Шулай ук бу келәйне төзелештә кулланырга, мәсәлән, түбәдәге тишекләрне сылап куярга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100