Ни өчен пассажир самолетлары шундый югары биеклектә оча?
Самолетлар 10-12 км биеклектә очуның икътисади һәм иминлек сәбәпләре бар.
Пассажирлар йөртә торган самолетлар 10-12 км биеклектә оча. Шуңа күрә җирдә алар кечкенә нокта булып кына күренә. Моның сәбәбе фактлар сайтында язылган.
Беренче сәбәп — икътисади. Самолет һаваның күтәрү көче хисабына оча. Шушы ук һава очарга комачаулый да. Ул каршылык тудыра. Каршылык зуррак булган саен, двигательләр көчлерәк булырга тиеш. Димәк, ягулык та күбрәк кирәк. Югарыга күтәрелгән саен, һава сирәгәя, каршылыгы да кими. Һаваның күтәрү көче бераз кими. Тик ягулык күпкә кимрәк сарыф ителә. 10 км биеклектә самолет 1 км биеклектә очканга караганда ягулыкны 80 процентка кимрәк сарыф итә.
Ләкин бик югары биеклектә дә очып булмый. Биредә һава бик аз, тагын да тизрәк очарга кирәк була. Ә самолетны алай тиз оча торган итеп ясамыйлар әле.
Икенче сәбәп — иминлек. Мондый зур биеклектә кошлар, яшен болытлары аз, җил дә җирдәгедән күпкә йомшаграк. Мондый биеклектә кыенлыклар килеп чыкса, пилотларга карар кабул итү өчен вакыт күбрәк була.
10 км биеклектә һавада температура - 50 градус салкын була. Двигательләр дә тизрәк суына, артык кызмый, диелә хәбәрдә.