Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен макаронны паста дип атыйлар?

Чын пастаны бодайның каты сортларынннан һәм судан ясыйлар.

news_top_970_100
Ни өчен макаронны паста дип атыйлар?
https://pixabay.com

Бөтен дөньяда макарон эшләнмәләрен «паста» дип атыйлар. Бары тик БДБ илләре территориясендә генә аны макарон дип йөртәләр. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

«Рasta» сүзе латинчадан килә, ул «камыр» дигәнне аңлата. Италиядә камыр әйберләрен барысын диярлек паста дип атыйлар. Бары тик пицца һәм пешкән камыр ризыкларын гына башкача әйтәләр. Итальяннар һәм Европаның башка халыклары өчен паста — мөстәкыйль ризык. Бездә исә макаронны гарнир итеп кулланалар.

Макарон эшләнмәләре барысы да киптерелгән камырдан ясала. Ашар алдыннан бу ярымфабрикатны кайнар суда пешереп бетерергә кирәк. Паста һәм макарон камырдан ясалса да, аларның арасында аерма бар.

Чын пастаны каты сортлы бодай һәм судан ясыйлар. Бодайның каты сортларында В төркеме витаминнары һәм минераллар күбрәк була, алар катлаулы углевод чыганагы да булып тора. Кайсыбер диетологлар фикеренчә, сыйфатлы паста фигурага куркыныч тудырмый.

Элегрәк Россиядә макарон ясау өчен бодайның каты сортларын сирәк кулланалар, аны «икенче сортлы ризык» дип саныйлар. Ләкин хәзерге вакытта җитештерүчеләрнең күбесе макарон эшләнмәләрен «паста» дип атый һәм шуның белән чималның сыйфат югары булуын аңлата, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100