Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен мөселман хатын-кызына кашларны йолкырга, буярга ярамый? (сорау-җавап)

Укучыбыз Светлананың соравына Казан шәһәре Совет мөхтәсибәте, "Дин Ислам" мәчете мәхәлләсе имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Ибатуллин җавап бирә:

news_top_970_100
Ни өчен мөселман хатын-кызына кашларны йолкырга, буярга ярамый? (сорау-җавап)

– Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ!

Адәм баласын Аллаһы Тәгалә күркәм рәвештә халык кылган. Ягъни, һәрбер әгъза һәм тән өлеше камил рәвештә яратылган һәм һәрберсе үз урынында. Әгәр кеше шуның белән риза булмаса яки үзгәртергә теләсә, Аллаһның әмеренә каршы чыккан кебек була. Кашны йолку, буяу мәсьләсендә дә шушы кагыйдәне истә тотып эш итәбез. Пәйгамбәребез с.г.в.нең хәдисе бар: "Аллаһның ләгънәте булды шул кешеләргә, кемнәр кашларын йолкыдылар, йолкыттылар". Һәм галимнәр, шушы хәдистән чыгып, каш йолку тыелган дип әйтә. Кашларны  буяу да кешенең гадәти рәвешен үзгәртүгә китерә икән - тыела.

Икенчедән, хәзерге вакытта күрәбез, бигрәк тә яшьләр арасында, безнең халкыбызга хас булмаган гадәтләргә ияреп, кашларын йолкытып яки үзгәртеп; төрле әгъзаларына боҗралар тагып; татуировкалар ясатып йөрүче кешеләрне. Бүген без дә каш йолкытсак, иртәгә җенес үзгәртүгә барып җитмәбезме? Бу риторик сорау, әмма хаклык бар.

Каш йолкуга медицина күрсәтмәсе яки гозер бар икән монда җиңеллек каралган. Шулай ук каш буяу кешенең гадәти рәвешен үзгәртми икән, монда тыю юк. Һәм буяуның составында нәҗес матдәләр булмавы; таһәрат алганда каш астына су үтү шарт булып тора.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100