Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен лунатиклар йоклаганда йөри?

Бу тайпылыш ешрак балаларда һәм тәэсирле, сизгер яшүсмерләрдә күзәтелә.

news_top_970_100
Ни өчен лунатиклар йоклаганда йөри?
pixabay.com/ru

Лунатизм — серле һәм күпмедер дәрәҗәдә куркыныч күренеш. Лунатизмнан интегүчеләр йоклаганда йөреп кенә калмый, сөйләшә, машина йөртә, хәтта мәхәббәт белән дә шөгыльләнә ала. Лунатикларның төнге тормышының сере нидә соң?

Беренчедән, бу күренешнең атамасы инде күптән искергән. Борынгы заманнарда кешегә ай тәэсир итә дип уйлаганнан калган атама бу.

Йокы бозылуның заманча атамасы — сомнамбулизм, ягъни йокы аралаш йөрү. Шулай ук «парасомния» дип тә атала, бу инде йокы бозылуның берничә төрен үзенә берләштерә торган төшенчә.

Галимнәр һәм психиатрлар инде берничә гасыр бу күренешне өйрәнә һәм хәзерге вакытта билгеле булганча, сомнамбулизм — парасомник спектрдагы тайпылыш, бу вакытта кешеләр йоклаган вакытта ниндидер гамәлләр кыла. Бу, гадәттә, әкрен йокының тирән фазасыннан тулысынча уянып җитмәгән вакытта була һәм кешеләрне уяу вакытта эшләнә торган гамәлләрне башкарырга мәҗбүр итә.

Бу тайпылыш ешрак балаларда һәм тәэсирле, сизгер яшүсмерләрдә күзәтелә. Көн дәвамында безгә килгән мәгълүмат эшкәртелеп өлгерми һәм йокы фазалары бозылуга китерә. Еш кына 14-15 яшьләрдә лунатизм бетә, әмма кайвакытта олырак яшьләрдә дә кабат килеп чыгарга мөмкин. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100