Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен Кытайда шулкадәр күп кеше яши?

ХХ гасыр уртасыннан башлап Кытайда туу коэффициенты 5,68 булган.

news_top_970_100
Ни өчен Кытайда шулкадәр күп кеше яши?
https://pixabay.com

Кытай — дөньяда халык күп яши торган илләрнең берсе. Ни өчен демография аларда шундый зур үсеш алганын фактлар сайтында аңлаталар.

Кытай цивилизациясе — дөньяда иң борынгыларының берсе. Дәүләт барлыкка килгәндә, сугыш елларында халык арасында күп итеп бала табуны хуплаганнар. Конфуций заманында «балалар күп булган саен, байлык та күбрәк була» дип сөйләгәннәр.

ХХ гасыр уртасыннан башлап Кытайда туу коэффициенты 5,68 булган. Бу — бик зур күрсәткеч. Шуннан соң демографик «шартлау» була. Ил хакимияте 1970 нче елларда «бер гаилә — бер бала» дигән гаилә сәясәте алып бара башлый. 

Аннары балалар туу саны кими. 2016 елда Кытайда ике бала табарга рөхсәт ителә. 2021 елдан исә Кытай гаиләләренә өчәр бала табарга ярый.

Гаилә сәясәтенең бу үзгәреше алдагы чикләүләр белән бәйле. Хәзер Кытай халкы үзе дә бала табарга ашыкмый. Кытайда бала туу күрсәткече соңгы 60 елда иң түбән дәрәҗәгә төшкән, диелә хәбәрдә.

2020 елгы белешмә буенча, Кытайда 1,402 млрд, Һиндстанда 1,38 млрд, АКШта 329,5 млн, Россиядә 144,1 млн, Япониядә 125, 8 млн, Германиядә 83,24 млн кеше яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100