Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кышын салкын суда үрдәкләрнең аяклары өшеми?

Салкын аяклары белән үрдәк үзенә энергия саклап кала.

news_top_970_100
Ни өчен кышын салкын суда үрдәкләрнең аяклары өшеми?
pixabay.com/ru

Урамда нинди генә зәмһәрир салкын булса да, үрдәкләр аяклары белән бозга катып калмый, хәтта кайвакыт бик озак кына хәрәкәтсез торсалар да. Салкында тимергә тел тидереп караганыгыз бармы? Тел мизгел эчендә металлга берегеп кала. Дөрес, телне өшеткән селәгәй элпәсе тиз эри. Әгәр үрдәкләрнең аяклары җылы булса, алар боз һәм аяк ярылары арасында юка гына су катламы барлыкка китерер иде һәм кошларның аяклары бик нык салкында бозга катып калыр иде, дип яза liveinternet.ru сайты.

Үрдәкләрнең аякларын инфракызыл күзлек аша карасагыз, аларның боз кебек булуы күренә. Тире температурасы нольгә тигез. Күп кенә хайваннарныкы кебек, минуслы температурада суда йөзәргә мәҗбүр кош-кортларның да үз саклану системасы бар.

Галимнәр бу принципны «кире агым» яки җылы алмашу дип атый. Үрдәкләрнең аякларындагы артерияләргә йөрәктән кислород белән туендырылган кан килә, ә веналар буйлап салкын, бозда туңган һәм углекислотага бай кан күтәрелә. Бу өлешләрдә артерияләр һәм веналар бер-берсе белән бик тыгыз «үрелеп» урнашкан. Димәк, кайнар артериаль кан венадагы салкын кан белән кушылып, нольгә кадәр суына. Үрдәкләрнең аяклары салкыннан түгел, ә табигатьтән шулай салкын.

Дөресрәге, көчле салкыннар булганда да аякларындагы ярылар нольдән дә түбәнрәк төшеп суына алмый. Үрдәкнең аяклары өшеми һәм бу алар өчен бик мөһим. Үрдәкләрнең салкын «табаннары» үз асларындагы бозны эретми, шуңа күрә йоклаган вакытта бозга катып калу куркынычы юкка чыга. Үрдәкнең тән җылысы да бозны җылытмый, чөнки җылы эчкә җыела. Димәк, салкын аяклары белән үрдәк үзенә энергия саклап кала. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100