Ни өчен кулдан эшләнгән савыт-саба һәм картиналарны өйдә тотарга ярамый?
Сорауга биолокация буенча белгеч Гөлнара Ураз җавап бирә.
– Чит ил рәссамнарының хезмәтләрен алып кайтып, өйгә кую яклы түгелмен. Рәссәм теге яки бу күренешне сурәтләп, берничә картина ясаган икән, берсен сез сатып алганнан әллә ни начарлыгын күрмим. Әмма картина бер генә икән, мондыйны алудан шикләнегез. Рәссам яки үзешчән үз эшенә җанын сала, күп вакытта начар энергетикасын буяу һәм пумала аша киндергә төшерә. Ә сез шуны сатып алып, өегезгә куясыз. Бу дөрес әйбер түгел.
Кулдан эшләнгән савыт-саба белән дә шул ук хәл. Мәсәлән, бер үк төрле бизәкле, үлчәмле савытлар дистәләп өелеп тора икән, шуның арасыннан бер-икесен сайлап алуның начарлыгын күрмим. Кухняда куллану өчен аның начарлыгы юк. Әмма теге яки бу савыт бер генә икән, мондыйны алудан сакланыгыз.

***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.