news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен колбаса тәмәкедән зыянлырак?

Сәламәтлеген кайгырткан кешеләр итне әзерләү процессы хакында уйланырга тиеш.

news_top
Ни өчен колбаса тәмәкедән зыянлырак?
Михаил Захаров

Медицина фәннәре докторы Александр Серяков фикеренчә, колбаса тәмәкедән зыянлырак. Бу турыда «Прайм» басмасына сылтама белән «Челнинские известия» хәбәр итте.

Чи килеш ысланган ризыкның 50 граммында канцерогеннар күләме бер кап тәмәкедәге кадәр, ди белгеч.

«Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, көн саен 50 грамм эшкәртелгән ризык куллану туры эчәк яман шешен 18 процентка арттыра», — ди Серяков.

Табиб сүзләренчә, колбасалар гына түгел, ә сосиска, сарделька, ветчина, ит консервалары — рәсми рәвештә беренче төркем канцероген ризыклар исемлегенә керә. Ысланган колбаса аеруча зыянлы.

«Канцерогенлык ягыннан иң куркынычы ысланган колбаса була, ыслаган вакытта төтендә зарарлы матдәләр бик күп. Мондый колбасада нитритлардан тыш бензипрен дигән матдә була. Аның канцероген активлыгы исбатланган», — ди табиб.

Сәламәтлеген кайгырткан кешеләр итне әзерләү процессы хакында уйланырга тиеш. Куркынычның төп факторы булып эшкәрткәндә саклау вакытын озайту һәм тәмен үзгәртү тора. Бу — термик эшкәртү, ыслау, консервация, тозлау, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар