Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кофега тоз, җиләк-җимеш салатына кызыл борыч салалар?

Кешеләрнең күбесе баллы белән тозлыны катнаштырып ашамый.

news_top_970_100
Ни өчен кофега тоз, җиләк-җимеш салатына кызыл борыч салалар?
Салават Камалетдинов

Төрле ризыкларны бергә кушып ашарга мөмкин. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Мәсәлән, бал белән баклажан, җиләк белән кыяр, кавын белән ветчинаны кушып ашарга була. Сәер, ләкин кызыклы ризык килеп чыга.

Дөнья кухнясында итне кайнатма белән дә бирәләр. Шулай ук ит ризыклары янына җиләк-җимеш куялар. Кайнар шоколадны кызыл чөгендер белән ашап карагыз - күпләргә ошар!

Кофега тоз салуны да күпләр ярата. Сөт өсте салгач, кофе тәмле була. Тоз салып эчеп карагыз. Бу очракта кофе йомшак була, әче тәме югала. Гадәти булмаган бу эчемлек җәй көнендә су-тоз балансын торгызырга ярдәм итә.

Тозлы кыяр белән туңдырма ашап була. Май һәм шикәр безгә энергия бирә, ә тоз күзәнәкләр алмашын һәм кан әйләнешен нормада тотарга ярдәм итә.

Җиләк-җимеш салатына кызыл борыч салып карагыз. Чили борычындагы капсаицин матдәсе ис тоюга ярдәм итә, җиләк-җимешне балландыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100