Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ни өчен клавиатурада хәрефләр «тәртипсез» урнашкан?

Төрле хәрефләрнең төрле ешлыкта кулланылуы ачыклангач, тәртипне үзгәртергә туры килгән.

news_top_970_100
Ни өчен клавиатурада хәрефләр «тәртипсез» урнашкан?

Хәрефләр язылган беренче клавиатура басма машинкаларда барлыкка килгән. Машинкада хәрефләр рычаглар ярдәмендә йөри, кәгазь рулонын махсус барабан ярдәмендә күчереп баралар. Башта хәрефләрне алфавит тәртибендә тезгәннәр. Тик куллана башлагач, төрле хәрефләрнең төрле ешлыкта кулланылуы ачыкланган. Мәсәлән, «F» һәм «A» хәрефләре гадәттә бер-бер артлы яки янәшәдә килүен күреп алганнар. Машинкада басканда хәрефләр кире үз урынына кайтып җитәргә өлгермәгән һәм машина туктап калган. Бу турыда тарихи фактлар сайтында язылган.

Шуннан соң еш очрый торган хәрефләрне клавиатурада бер-берсеннән читкәрәк урнаштыра башлаганнар. Бу очракта рычаглар хәрефләрне кире үз урынына кайтарырга өлгерә, алар бер-берсенә комачауламый.

Шулай итеп латин графикасы хәрефләрен тезгәндә «QWERTY», ә кириллицада «ЙЦУКЕН» тезмәләре барлыкка килгән.

Мондый клавиатура дистәләрчә ел дәвамында кулланыла, шуңа күрә компьютер клавиатурасында да хәрефләр тәртибен ияләнгән килеш калдыралар, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100