news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ни өчен кешеләр ковидтан прививка ясаткач, авырый?

Вакцинация узгач та битлек киеп йөрү һәм социаль дистанция саклау хәерле.

news_top
Ни өчен кешеләр ковидтан прививка ясаткач, авырый?
https://pixabay.com

Уфа табибы ковидтан вакцинация узгач, чир ияртү сәбәбен аңлатты. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Прививка — авырудан гарантия түгел, ул чир катлаулы формада булмасын өчен кирәк.

Дөм ковид-госпитале табибы Фәнил Шәмигулов сүзләренчә, кешеләр коронавирустан вакцинациядән соң, еш кына авыру йоктыра. Аеруча беренче компонентны керткәч. Табиб сүзләренчә, пациентларның күбесе прививкадан соң авыру йокмый дип ышана, ләкин бу алай түгел.

«Мәсәлән, кеше беренче компонентны ясатты, ди. Анда иммунитет җавабы өч атнадан соң гына формалаша, бу вакытта организм аеруча бирешүчән була. Ягъни антитәнчекләр әле барлыкка килмәгән, ә кеше җәмәгать урыннарында йөри, әле битлек тә кими. Прививка ясаткач, сакланган, дип саный. Тик бу алай түгел», — ди Шәмигулов.

Табиб искәрткәнчә, кеше вакцинацияне тулысынча узгач кына сакланган була. Хәтта аннан соң да битлек кияргә, социаль дистанция сакларга кирәк, диелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар